Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сабыйлар сөенече

И сөенде, и куанды инде бу көнне сабыйлар... Берсе дә бүләксез калмады ич! Кайда булсын?! Баландышта инде... Бертуган эшмәкәр Рөстәм белән Самат абыйлары Мөхәммәтшиннар Сабантуйга җыйды бит үзләрен. Менә дүртенче ел инде алар бер кыш, бер җәй районыбыз балалары өчен бәйрәм үткәрәләр. Кыш көне, билгеле инде, балалар Чыршы бәйрәменә, Кыш...

Сабантуйда да бик күп конкурслар үткәрелә. Аеруча нәни балалар өчен. Быелгы Сабантуйның яңалыгы буларак, 12 яшьтән өлкәнрәк балалар тәкә куып тотуда ярышты. Традицион ярышка әверелгән әтәч куып тоту манзарасын әйткән дә юк инде. Быел да биредә озын чәчле кызларны билгеләделәр. Аларның тырышлыгы бушка китмәде, мәйданнан һәрберсе бүләк белән кайтып китте. Үстереп караганнар беләдер, билгә җитәрдәй итеп чәч үстерү бер дә җиңелләрдән түгел. Бу кызларның омтылышына һәм тырышлыгына сокланырга гына кала. Яшь гармунчылар бәйгесе дә күңелгә сары май булып ятты. Бәйрәмне үткәрүчеләр яшь талантларыбызны барлап, аларның тырышлыгын бәяләп дөрес эшлиләр. Аларның бөтенесе дә сәнгатькәр булып китмәс, әмма аларның җыр-музыкага тартылып, сәнгатьне сөеп үсүе һәрбарчыбызга да зур сөенеч.
Аларның барысы да тырыша. Бәйгене үткәрүчеләр, яшь гармунчыларга, мәктәп кысаларыннан тыш, тагын бер кат үзләрен күрсәтү мөмкинлеге тудырдылар. Аеруча тамашачылар күңеленә Иске Җөри егете Ильяс Фәрхуллин чыгышы хуш килде. Тамашачылар бәйрәмгә кунак булып килгән яшь, өметле җырчыларыбыз Зөлфирә Шәйдуллина белән Илшат Сәләхиевның да чыгышын көчле алкышларга күмде.
Әлбәттә, мәйдан күрке татарча көрәш булды. Аның белән белән бездә балалар да яратып, теләп шөгыльләнә. Балалар арасында да аның үз осталары, үз җиңүчеләре бар. Мәсәлән, Баландыш Сабантуенда үз үлчәү авырлыкларында (32, 40, 45, 50 килограммга кадәр үлчәүдә) Фәнис Зарипов (Олы Нырсы), Эмиль Галәветдинов (Олы Нырсы), Илсаф Шәвәлиев (Югары Шытсу, Саба районы), Эмиль Мәүлин (Шәтке) чемпион исеменә лаек булдылар. Сабантуйның абсолют батыры исеменә Шәтке егете Эмиль Мәүлин лаек булды. Бертуганнар Рөстәм һәм Самат Мөхәммәтшиннар тарафыннан әзерләнгән тәкә дә аның иңнәренә "менеп кунаклады". Бертуган Мөхәммәтшиннарга иганче сыйфтында бертөркем җитәкчеләр Фәрхәт Борһанов, Наис Салихов, Габделнур Маннапов, бертуган Илдар һәм Раил Мараковлар, эшмәкәрләр Айдар Хәсәншин белән Рәис Саттаров (Теләче профиль заводы), Фәнил Гарифуллин (Баландыш), Дамир Абдуллин (Саба районының Өчнарат авылы), Гөлгенә Салихова (Саба районының Икешермә авылы) кушылды.
Сабантуйның ачылыш тантанасында муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин билгеләп үткәнчә, бертуган Рөстәм һәм Самат Мөхәммәтшиннар үткәрә торган балалар бәйрәменең үз йөзе, үз традицияләре бар. Ул елдан-ел камилләшә, байый, аңа яңа бизәкләр өстәлә генә бара. Аны төбәгебезнең яңа бренды дисәң дә була. Аның киләчәге якты һәм матур. Алга таба да хәерле еллар насыйп булып, аны тагын, тагын үткәрергә, район балаларын кабат сөендерергә язсын. Эшмәкәрлекнең һәм фермерлыкның төрле юнәлешләрендә уңышлы эшләп килүче бертуган Мөхәммәтшиннар шуңа ышандыра.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев