Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Саклый күрсен ялгыз калудан

Газинур Әхмәтҗанов шигыре.

Саклый күрсен  ялгыз калудан.

Көн кояшлы иде, матур гына,
Эштән сон да бераз арганым.
Белмичә дә кая баруымны,
Акрын гына алга атладым.

Көз булса да көннәр матур тора,
Бик салкын да түгел әлегә.
Юл буенда ускән агачлыкта.
Күзем төште ялгыз әбигә.

Өс- башы да артык яңа түгел,
Бер төенчек иде кулында.
Каян килгән икән, нигә ялгыз, 
Дигән сорау иде уемда.

Үзе мина карап сүз башлады,
Баскан килеш тик бер урында.
Еракларга төбәп карашларын,
Сөйләде уз тормышы турында.

Авыл кызы мин,- дип дәвам итте,
Иркә булып та ул усмәгән.
Шәһәргә дип килгәч, бер юньсезе,
Ерткычларча итеп көчләгән.

Битендәге булган җыерчыклар,
Әйткән кебек, " ул бит күп күргән."
Япа-ялгыз килеш малаен да,
Үзе генә ятим үстергән..

Бераз сөйли, ләкин күзләрендә,
Күптән кипкән инде яшьләре.
Бер мизгелгә генә уйчанланып,
Тынып калды, бетән дәшмәде.

Һәрбер сүзен аның мин тынладым,
Бернинди дә ялган юк анда.
Кайда соң сез хәзер,- дип сорагач,
Җавап килде, яшим урамда......

Өсте аска килде дөньясының,
Юкка чыкты бар да бер төндә.
 Эштән кайткан чакта күреп алды,
Туган нигез иде төтендә.

Улы бераз салган, ләкин түзде,
Килсә дә бик нидер әйтәсе.
Сизми калды, кинәт малаеның,
Сугар,- диеп газиз әнкәсен.

Җыештырган чакта үз булмәсен,
Күреп алды канлы энәсен.
Белмәде шул әнкәй, баласының,
Шушы төндә янып үләсен.

Ничә көн ди хәзер ризык курмим,
Акчасы да юк бит,  үскәнем.
Сөт- икмәген бирдем, ач йөрмәскә,
Тәм - томын да бераз өстәдем.

Берничә көн генә вакыт узгач,
Ишетелде таныш кешедән.
Юл чатында ускән агачлыкта,
Ялгыз әби җирдә өшегән....

Картлык көннәрендә булышалмас,
Нинди генә яхшы дару да.
Аллам гына күрсәтмәсен иде,
Саклый күрсен ялгыз калудан.

Газинур Әхмәтҗанов.
Азнакай. 2021 ел.

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев