Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Салават Фәтхетдинов кубогы кемдә??

Салават Фәтхетдинов яшьләрнең матур көрәш алымнары кулланып, бил алышканын сокланып күзәтте. Татарча көрәшнең районда популяр булуы, җитәкчелеккә бәйле дип саный автоспорт белән мавыгучы.

7-8 апрель көнне «Батыр» спорткомплексында 2002 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы халык артисты, Башкортостан һәм Россиянең атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Фәтхетдинов Салават Зәки улы призына оченче тапкыр ачык республика турниры үткәрелде.

Әлеге турнирда республикабызның барлыгы 19 районыннан 23 команда , 230 яшь көрәшче катнашты.

 

Гомумкоманда урыннары:

  1. Теләче 1

  2. Кукмара

  3.  – Байлар Сабасы 1

  4.  Арча

 

Призлы урын алган көрәшчеләргә һәм командаларга Салават Фәтхетдинов исеменнэн Кубок, диплом, медаль һәм истәлек буләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев