Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Салават призына бишенче ярыш узды

Анда барлыгы 19 районнан, 24 команда, 257 көрәшче катнашты.

Бүген, ягъни 10 апрель көнне, “Батыр” спорт комплексында Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты, автомобиль спорты буенча халыкара класслы спорт остасы Салават Зәки улы Фәтхетдинов призына 2004 нче елда туган һәм аннан кечрәк яшьтәге малайлар һәм яшүсмер егетләр арасында татарча көрәш буенча бишенче тапкыр ачык республика турниры булып үтте. 

Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән Татарстан Республикасы Спорт министры урынбасары, милли көрәш буенча атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдинов катнашты һәм чыгыш ясады.

 Анда барлыгы 19 районнан, 24 команда, 257 көрәшче катнашты. Призлы урыннарны яулаган көрәшчеләргә һәм командаларга муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән ярышларның сәбәпчесе һәм химаячысы Салават Фәтхетдинов тарафыннан Кубоклар, дипломнар, медальләр һәм бүләкләр тапшырылды. 

Моннан тыш, бүләкләү тантанасында “Иң нәни катнашучы”, “Җиңүгә омтылышы өчен”, Иң техник алым” кебек номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләп үтелде. 

Болар һәм командалар беренчелегендә призлы урыннарны яулаган командалар турында тулырак “Теләче” газетасыннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X