Салкыннардан курыкмадылар
888
0
0

Район үзәгендә генә түгел, авылларыбызда да зур төзелеш, капиталь ремонт эшләре бара. Бу очракта Шәтке авылында балалар бакчасы, Олы Кибәхуҗада мәдәният йорты салынуын, Үзәк урта мәктәбендә капиталь ремонт үткәрелүен дә әйтеп китү җитә.
Моннан тыш, авылларыбызда юллар, торак йортлар салына. Дәүләти программалар нигезендә урамнарга, йортларга суүткәргечләр сузыла. Быел республика программасы нигезендә Тактамыш авылында яңа модульле фельдшерлык-акушерлык пункты салыначак. Бәлкем, алга таба мондый бәхеткә Әбде авылы халкы да тиенер әле. Бөек Ватан сугышы каһарманы Александр Ксенофонтовны тудырган авыл яңа бинага бик тә лаек.
Республика программасы нигезендә Олы Кибәхуҗа авылында төзелеп килүче мәдәният йортында кызу эш кайный. Февраль ташчылар аның диварларын өйде. 100 тамашачыга исәпләнгән әлеге объектны җаваплылыгы чикләнгән "Строитель" ширкәте эшчеләре төзи. Иске мәдәният йорты урынында төзеләчәк бинаның нигезен салучылар янында мин дә булдым. Ягъни биредә хезмәт куючы монтажчылар белән сөйләшеп, эш барышын фоторәсемгә төшереп кайттым. Нигез дигәннән, аны участок мастеры Искәндәр Шакиров һәм бригадир Марсель Закиров җитәкчелегендәге монтажчылар бригадасы сала иде. Биредә атна-ун көн хезмәт куйган эшчеләр - Марсель Мөхәммәтшин, Марат Закиров, Нәфис Сәетов, Рафаэль Заһидуллин һәм яшь эшчеләр Илнур Саттаров белән Нияз Фәсхетдинов бу мәшәкатьле, авыр эшне берничә көннән төгәлләргә җыенуларын әйттеләр. - Көннәр салкын тору сәбәпле, комны, суны утын ягып җылытабыз. Төзелеш материаллары җитәрлек, - дип таныштырды Марсель эшнең үзенчәлекләре белән. Шулай булмыйни, без очрашкан көннәрдә урамдагы салкынлык 25-27 градус иде. Карап торышка гади генә булып тоелса да, нигез салу эше шактый вакытны ала һәм зур төгәллек сорый. Таләпләр үтәлмәгән очракта, яңа бинаның ишелеп төшәсен көт тә тор!
Әлеге үзгәрешләргә, зур эшләр башкарылуына авыл халкы чиксез куана. Төзелеп килүче яңа мәдәният йортын быелның 1 августында файдалануга тапшыру күздә тотыла. Төзүчеләр мондый шатлыклы мизгелләрне якынайту өчен зур тырышлык куя. - Мәдәният йорты булса, башка авыллардагы кебек, янәшәсендә обелиск та, хоккей тартмасы да төзелми калмас әле, - ди кибәхуҗалар.Тиздән яңа мәдәният йортын ачу тантанасын күрергә насыйп булсын үзләренә.
P.S. Укучыларыбызны куандырып, бүген яңа мәдәният йортының салынып бетүен хәбәр итәбез. Әлеге күләмле эшне дә «Строитель» ширкәте төзүчеләре башкарган. Участок мастеры Искәндәр Шакиров әйтүенчә, тиздән яңа объектның түбәсен яба башлаячаклар. Бураннар кабатланса да, инде эшкә зыян китерә торган салкыннар булмас, эшне графикка сыешып төгәлләрбез дигән ышаныч бар, - диде ул оптимистик рухта калып.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
-
10 август 2022 - 11:01Редкий экземпляр: нефтепроводчики помогают сохранить растения Астрагал серпоплодный (Astragalus falcatus Lam.) и остролодочник волосистый (Oxytropis pilosa L.) – эти и другие находки обнаружили экологи компании «Транснефть – Прикамье» при проведении инженерно-экологических изысканий в Республике Марий Эл.200
-
10 август 2022 - 09:22Татарстанда эшсезләрне дәүләт хисабына яңа һөнәргә өйрәтәчәкләр Татарстанда 8 мең эшсез дәүләт хисабына яңа һөнәргә өйрәтеләчәк. Шуның 60 проценты яңа белемнәр үзләштерүгә керешкән дә инде.3300
-
10 август 2022 - 08:33Сак булыгыз: чума! Моңа кадар хайваннар арасында йогышлы авырулар таралу буенча имин булып саналган Татарстанда күңелсез хәл килеп чыкты. Спас районының Идел буе бистәсендә шәхси хуҗалыктагы дуңгызларда Африка чумасы табылган.4500
-
10 август 2022 - 08:25«Петр 1 чоры» балалар рәсемнәре республика конкурсында катнаштылар Республика балалар китапханәсе «тарафыннан "Петр 1 чоры " дигән балалар рәсемнәре республика конкурсы үткәрелгән иде. Конкурста Теләче муниципаль районыннан да катнашучылар булды.4400
-
10 август 2022 - 08:07«Мичкә кыяры» әзерләү Кирәк булачак: кыяр (зур кәстрүлгә күпме сыя, шуның кадәр), тоз, су һәм яшел тәмләткечләр – керән, чия, карлыган яфраклары, бер бәйләм эстрагон (булмаса да ярый), сарымсак тешләре, 1–2 әче борыч, укроп таҗлары.3900
-
9 август 2022 - 18:59Бүген Иске Җөри авылында яшәүче районыбызның мәртәбәле шәхесләренең берсе - Илгиз Галиуллинның туган көне иде Аны гомер бәйрәме белән район җитәкчеләре дә тәбрик итеп, җылы теләкләрен җиткерде.57500
-
9 август 2022 - 15:25Языл һәм бүләк от! "Теләче" район газетасына язылучылар арасында узучы "Языл һәм бүләк от" акциясенең тагы бер җиңүчесе Ак Барс банк ачык акционерлык җәмгыяте оешмасы җитәкчесе Фидаил Муртазин.15700
-
9 август 2022 - 14:49Жаркие фестивальные дни волонтеров АО «Транснефть – Прикамье» В жаркие минувшие выходные волонтеры АО «Транснефть – Прикамье» поддержали значимые культурные мероприятия в Пермском крае и Республике Татарстан.13000
-
9 август 2022 - 13:53Физкультурачылар көне-ул югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән профессиональ спортчылар бәйрәме генә түгел Бу безнең һәркайсыбызның бәйрәме, чөнки бары тик сәламәт тәндә генә сәламәт, күтәренке рух яши! Спортның, актив яшәү рәвешенең һәм дөрес туклануның мөһимлеген бәяләп бетергесез. Бу көн спортны яратучы кешеләрне берләштерә. Физкультурачылар көнендә бөтен ил буенча төрле спорт чаралары һәм ярышлар уза.14800
-
9 август 2022 - 10:47Районыбызда яңа җитәкче Районның "Форпост" оешмасына яңа җитәкче - Олы Тиләҗе авылында туып - үскән көрәшче егет - Саитов Алмаз Альфред улы билгеләнде.22600
-
9 август 2022 - 10:24Физкулькультурачылар көне уңаеннан узучы бәйрәм чарасына чакырабыз! Райондашлар! Сезне 13 август көнне стадионда 13 август- Физкулькультурачылар көне уңаеннан узучы бәйрәм чарасына чакырабыз! Регистрация: 10.00-11.00. Тантаналы ачылыш: 11.00 сәг- тә.14000
-
9 август 2022 - 08:54Җиңүчеләрдән тиз арада үз бүләкләрен алып китү сорала ДУСЛАР! 16 июль көнне Баландыш авылында узган “Түгәрәк уен” кичәсендә , “Теләче” район газетасына 2022 елның икенче яртысына язылучылар арасында призлар уйнаттык. Җиңүчеләрдән тиз арада үз бүләкләрен алып китү сорала!13600
-
9 август 2022 - 08:45Хәзер китереп бирәләр, барып аласы да юк: маркетплейс аша үз товарларын сатучылар саны арткан Чиратсыз, тиз һәм уңайлы! Соңгы арада тормышыбызның алыштыргысыз өлешенә әверелеп барган маркетплейслар нәкъ менә шул сыйфатлары белән алдыра. Һаман да шул кулдан төшмәгән телефон аша җаның теләгән әйберне заказ бирәсең дә, вәссәлам! Бәяләрне чагыштырырга, үзеңә кирәкле әйберне шактый зур ташлама белән дә алырга мөмкин биредә. Өстәвенә кибетләрдәге кебек су буе чират та торасы юк!12900
-
5 август 2022 - 15:05Районда сыер савучылар ярышы узды
-
3 август 2022 - 15:25Теләче делегациясе Суслонгер җирләрендә булып кайтты
-
10 август 2022 - 07:43Җәйге чорда район күләмендә байтак объектларда төзекләндерү эшләре бараРайон җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, район башкарма җитәкчесе Илнур Хамидуллин Әбде, Олы Мишә, Сауш һәм Теләче авылларында төзекләндерелә торган объектларда булып, эш барышы белән танышты.12300
-
7 август 2022 - 08:06КФУ профессоры эсселекнең кайчан сүреләчәген әйткән Бүгенгә һава температурасы нормадан 4-5 градуска югары.70100
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.62100
-
9 август 2022 - 18:59Бүген Иске Җөри авылында яшәүче районыбызның мәртәбәле шәхесләренең берсе - Илгиз Галиуллинның туган көне иде Аны гомер бәйрәме белән район җитәкчеләре дә тәбрик итеп, җылы теләкләрен җиткерде.57500
-
7 август 2022 - 13:15Белгеч 1 сентябрь көнне кемнәрнең ял итү мөмкинлеге бар икәнен сөйләде Россиядә яшәүче кайбер кешеләрнең Белем көнендә законлы рәвештә ял алу мөмкинлеге бар, дип белдерде аналитик һәм SuperJob тикшеренү үзәге җитәкчесе Наталья Голованова. РИА Новости шул турыда яза.37900
© 2011 - 2022. Телэче (Тюлячи). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+