Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Шәткедә-яңа бакча

"Балалар-тормыш гөлләре", - дибез. Шул гөлләр сау-сәламәт, көләч йөзле булып үссен өчен, без олылар барысын да эшлибезме? Районыбызның иң зур авылларының берсе Шәткедә хәзерге вакытта балалар 1960 нчы елда ук төзелгән балалар бакчасына йөри. Карап торышка ук иске генә йортны хәтерләткән бу бинага төгәл 55 ел.

Без килгәндә, балалар йокыдан уянып, төштән соңгы ашны ашыйлар иде. Иске булса да, бакча эче чиста, җылы, тәрәзә төпләрендә гөлләр чәчәк атып утыра.
- Бүгенге көндә биредә 23 бала тәрбияләнә, чиратта торучы балаларның саны да егермегә якын. Ләкин урын булмау сәбәпле, хәзергә өйләрендә торалар, - ди бакча мөдире Гөлнирә Шәйхиева. Уңайлыклар дөрестән дә юк, зур төркемдә йөрүче балалар шөгыльләнгәндә кечерәкләрен йокы бүлмәсенә кертеп торырга туры килә, хәрәкәтле уеннар вакытында да кысанлык сизелә. Тиздән, барлык балаларга да урын булачак, Шәтке авылында республика программасы нигезендә 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеп килә.
Барлык мәйданы 667,65 квадрат метр булган бу бинаны җаваплылыгы чикләнгән «Цереком» җәмгыяте төзүчеләре төзи. Бу көннәрдә түбә ябу эшләре белән мәшгуль. Узган елның октябрь аенда төзелеш эшләре башланып киткән балалар бакчасы шактый иркен булачак. Эчке якта ут кертелгән, бүлмәләр бүленгән, җылыту системасының да эше бетеп килә. Штукатурлау, буяу, агарту эшләре калып бара. Оешманың прорабы Рафил Гатиятуллин бакчаның һәрбер бүлмәсе белән таныштырып чыкты: йокы бүлмәләре, балалар һәм эшче персонал өчен аерым бәдрәф, хәтта мини-спорт залы да бар.
- Балаларга уңайлы, җылы булачак. Стеналар газобетоннан эшләнде, тәрәзәләр өч катлы пластиктан, идәннәр шулай ук астан җылытылачак. Аерым уку бүлмәләре, иҗади почмаклар да исәпкә алынды. Быелның август аенда объектны тапшырырга исәплибез, - ди прораб Рафил Гатиятуллин.
Бакча тирәли чәчәк бакчасы, тротуар да салынуын да исәпкә алсак, Шәтке балалар бакчасы чыннан да гөлләр иле булачак. Гөлләре - балалар, әлбәттә.
- Соңгы елларда авылыбыз күзгә күренеп матурая. Узган ел республикакүләм программа нигезендә мәктәпкә капиталь ремонт ясалды, участок инспекторы өчен йорт салынды. Яңа балалар бакчасының төзелүен дә түземсезлек белән көтәбез,-ди авыл җирлеге Фәрит Кадыйров.
Бүгенге көндә авылда барлыгы 744 кеше яши, кече яшьтәге балаларның саны 50 якын. Авыл җирендә биш дистә бала булу - авылның киләчәге бар дигән сүз. Балалар тавышыннан гөр килеп торган мәктәп, балалар бакчасы эшләп торса, авыл бетмәячәк, киресенчә яшьләр дә үз туган авылларында төпләнеп калачак.
Алсу Җиһаншина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X