Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сау булыгыз, мәктәп еллары...

Бу көннәрдә барлык мәктәпләрдә соңгы кыңгырау бәйрәмнәре уза. Республика буенча 17 меңнән артык укучы мәктәп белән саубуллашса, Теләче районы буенча 11 нче сыйныфны - 125 укучы, 9 нчы сыйныфны - 176 укучы тәмамлый.

Һәр кешенең гомерендә бер генә була торган әлеге бәйрәм ничектер моңсу да, шатлыклы да. Укучылар да, мөгаллимнәр дә, ата-аналар да эчтән генә дулкынлана, фатиха итеп теләкләр әйткәндә күзләрдә яшь тамчылары ялтырый, тавыш калтырап куя... Әйтерсең табигать тә балаларга бүләк әзерләгән - иртәдән үк кояшлы, җылы һава торышы булды бу көнне.
23 нче май көнне Теләче урта мәктәбендә узган тантаналы чарада район башлыгы Илдус Зарипов та катнашты.
-Балачак елларыгыз артта калды, сезне яңа тормыш юлы көтә. Кемдер белем алуын дәвам итәр, кемдер эшкә урнашыр, егетләребез армия сафларына алыныр. Барысы да сезнең кулларда. Һәр кеше үз максатына ирешү өчен тырышырга тиеш. Авырлыклар да, шатлыклар да булмый калмас, ләкин сез чын кешеләр булып калырга, әти-әниләрегезгә булган ихтирамны, укытучыларыгызга булган хөрмәтне югалтырга тиеш түгел,- диде ул укучыларга мөрәҗәгатендә.
Тантаналы линейкада укуда, мәктәп, район тормышында спорт, мәдәни чараларда актив катнашкан чыгарылыш сыйныф укучыларына Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Соңгы җырлар, соңгы вальс, соңгы кыңгырау... Соңгы дигән сүз үзе дә бит ничектер ямансулык тудыра. Унбер ел буе уйнап үскән иптәшләреңне калдырып китү, син утырган парта, сыйныфташлар белән аерылу - бер дә җиңелләрдән түгел. Ләкин кеше бер урында тик тора алмый, бу табигать кануны...Йөрәккә үтеп керерлек итеп чыңлаган соңгы кыңгырау тавышы барысына да нокта куйды кебек. Ләкин әле нокта куелмады, алда укучыларны бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Инде 28 май көнне үк рус теленнән беренче сынау узасы бар. Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча быел рус теле һәм математикадан тыш, 44 укучы җәмгыять белеменнән, 42 укучы физикадан, 35 укучы биология фәннәреннән имтихан бирүне сайлаган. Шулай ук тарих, инглиз теле, химия фәннәреннән дә имтиханнар булачак. Район буенча барлыгы 16 укучы медальгә дәгъва кыла.
Мәктәп вальсы биегәндә һава очкан ак күгәрченнәр кебек тиздән Сез дә туган мәктәбегезне, туган йортыгызны калдырып очып китәрсез. Язмышның кырыс җилләре сезнең канатларны каермасын иде, хыялларгыз чынга ашсын. Хәерле юл сезгә, укучылар!
Алсу Җиһаншина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев