Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сертификатлар тапшырылды

Игенче-механизаторларга акчалата премия сертификатлары тапшырдылар.

Бүген, ягъни 4 май көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә басуда намуслы һәм фидакарь хезмәт куйган, соңгы биш көндә иң күп нормо-смена эш башкарган игенче-механизаторларга акчалата премия сертификатлары тапшырдылар. Моннан тыш, районыбыз җитәкчеләре җаваплылыклары чикләнгән “Теләче-Август” һәм “Агролак” ширкәтләренә кайтарылган һәм бүген инде басуда тулы куәткә эшләүче яңа техникалар белән дә таныштылар.

Районыбыз басуларында тулы куәткә баручы язгы кыр эшләре турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев