Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сержант Таисия Дьячкова

28 апрель көнне Кремльдә республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төрле районнарында яшәүче 17 Бөек Ватан сугышы ветеранына һәм тыл хезмәтчәннәренә Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырды. Шулай ук бу көнне Президент кулыннан барлыгы 62 кеше Россия һәм Татарстанның Дәүләт бүләкләрен кабул итеп алды.

Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына зур ихтирам күрсәтелә. Авыр сугыш елларына фронтта гына түгел, тылда да үз көчләрен кызганмыйча Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбыз. Алар арасында 186 кешенең Советлар Союзы Герое исеменә лаек булуы - халкыбызның каһарманлыгы турында сөйли.
Бәйрәм алдыннан сугышта катнашкан Күкчә авылында яшәүче ветеран хатын-кыз Таисия Сабирҗанова - Дьячкова янында без дә кунакта булдык.
- Мин сугышка китәсемне бер кешегә дә, хәтта әнигә дә әйтмәдем. Бер төн булса да тынычлап йокласын дип уйладым,- дип сүзен башлады Күкчә авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Таисия Сабирҗанова.
Авылда берәр сүзне яшереп калып буламы соң, иртән көтү куганда әнисе ишетеп керә дә, елаша-елаша бер йорттан өченче кешене сугышка озаталар.
- Әтиемне 1941нче елны алдылар сугышка, фронттан бер хаты гына килеп калды, хәбәрсез югалды дигән язуы йөрәкне һаман ярсытып тора. Энем 17 яшендә китте, аның үлеме тагын да кызганыч, сугыш беткәч, 1946 нчы елны үлгән солдатларны җыеп йөргәндә мина астында кала. Менә шулай итеп исән-сау авылга берүзем кайттым.
Таисия Павловна фронтка 1943 елда алына. Хәрби укулар узганнан соң аларны Смоленск өлкәсенә Днепр елгасы аша узган күперне сакларга җибәрәләр. Ул - пулеметчы булып хезмәт итә.
-Бер пулеметта 4 кыз идек. Отрядта барыбыз да авыл кызлары. Мин башта ефрейтор, аннан кече сержант булдым. Кайтканда сержант булып кайттым, - ди сугыш ветераны.
Варшавага кадәр барып җитеп, сугышның эчендә кайнаган, туксан яшьлек ветеран бу сүзләрне тыныч күңел белән генә сөйли алмый. Бер тын алып, ямансулап, озаклап уйлап утыра. Уйлап карасаң, исең китәрлек, яңа гына 18 яшен тутырган кыз балалар фронт кырында пулемет сөйрәп, чокыр казып, төне буе сакта торып күпме газап чиккән.
Шөкер, бүген дус-тату, ишле гаиләдә гомер итә ветеран.
- Таисия апа, Җиңү көне тантанасына барасыңмы, быел 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез бит.
- Белмим шул, балакаем. Сәламәтлек ягы ничек булыр, һәр елны көтеп алам инде бу бәйрәмне. Әле дә истә бит, сугышчан дуслар белән күкләргә сикерә-сикерә шатланган идек Җиңү хәбәрен ишетүгә. Элек без йөк машинасы арбасына төялеп бара идек Аланга, хәзер авылда сугышта катнашкан ветеран берүзем калдым.
Әйе, ветераннарыбыз бармак белән генә санарлык калып бара. Бүген безнең районда 16 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аларның һәрберсенең үз язмышы, үз тарихы. Тик аларны бергә бәйләүче - авыр сугыш еллары, ачлык-ялангачлык, туплар авазының кайтавазы беркайчан да онытылмас.
«Без күргәнне сезгә күрергә язмасын, илдә Тынычлык яшәсен!», - ул елларны үз күзе белән күргән, әтиләрен, ирләрен, эне-абыйларын сугышта югалткан һәрбер кеше бүген әнә шул сүзне кабатлый.
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Сугыш ялкыны безнең
дөньяны
Чолгап алмасын яңадан.
Сакла, сакла тынычлыкны,
Дан тынычлыкка, дан, дан,
дан!
Алсу Җиһаншина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев