Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Шахмат – спортның иң интекллектуаль төре

Бүген, ягъни 27 февраль көнне, Олы Нырсы һәм Шәтке урта мәктәпләре базасында шахмат зоналарын ачу тантаналары булып узды.

Әлеге мөһим гамәл “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән минстрлыгының уртак проекты нигезендә тормышка ашырыла. Проектның максаты – балаларның шәхси интеллектуаль үсеше өчен шартлар булдыру, шуның нигезендә эчтәлекле ял оештыру.

Шахмат зоналарын ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасарлары һәм район мәгариф бүлеге мөдире Наталья Карпова катнашты. Укучы балалар һәм педагогик коллективлар алдында шахмат уенының зиһен өчен никадәр әһәмиятле, кирәкле спорт төре икәнлеген әйтеп, район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова, Олы Нырсы һәм Шәтке урта мәктәпләре директорлары Петр Чернов белән Александр Ибушевлар чыгыш ясады. Тантаналарны әлеге мәктәп укучыларының концерт номерлары һәм спорт һәм гимнастик биюләр бизәде. Чыгышларда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге темасы да күтәрелде.

Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының алдагы саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев