Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Шәхси хуҗалыклардан җыелучы сөткә бәяләр турында (1 ноябрьдән башлап бер литры ничә сумнан җыелачагы билгеле булды)

22 октябрь көнне район хакимиятенең утырышлар залында авыл җирлекләре башлыклары, шәхси хуҗалыклардан сөт җыючы эшмәкәрләр, сөт җыю һәм эшкәртү заводлары җитәкчеләре катнашында киңәшмә булып үтте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов алып барган киңәшмәдә сүз агымдагы елда җирлекләрдә сөт җыюның торышы, аның эзлекле алып барылу-барылмавы, шәхси хуҗалыклардан...

22 октябрь көнне район хакимиятенең утырышлар залында авыл җирлекләре башлыклары, шәхси хуҗалыклардан сөт җыючы эшмәкәрләр, сөт җыю һәм эшкәртү заводлары җитәкчеләре катнашында киңәшмә булып үтте.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов алып барган киңәшмәдә сүз агымдагы елда җирлекләрдә сөт җыюның торышы, аның эзлекле алып барылу-барылмавы, шәхси хуҗалыклардан сатып алу бәяләре турында булды. Киңәшмәдә район башлыгы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш һәм инвестицион эшчәнлек буенча урынбасары Илдар Миңнегулов катнашты.

Бүген районыбызда 43 авылдан, 940 шәхси хуҗалыктан көн саен 16-17 тонна сөт җыела. Бу эш белән районда 16 эшмәкәр шөгыльләнә. Сөт аеруча Үзәк, Олы Мәтәскә, Алан, Иске Җөри һәм Шәтке авыл җирлекләрендә күп җыела. Иң актив сөт җыючы һәм халык белән аңлашып эшләүче эшмәкәрләргә килсәк, алар түбәндәгеләр: Габдулла Сөләйманов (Олы Кибәхуҗа), Габдрәүф Фәизов белән Айзат Галиәхмәтовлар (Алан), Тәбрис Галимбәков (Иске Җөри), Линаз Хәкимов (Шәтке) һәм башкалар.

Район хакимияте, шәхси эшмәкәрләр һәм сөт эшкәртү оешма-предприятиеләре җитәкчеләре белән берлектә булып узган сөйләшүдә, шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөтнең бер литрын, 20 октябрьдән башлап, 19 сум 50 тиен итү тәртибе билгеләнде. Ә 1 ноябрьдән сөт җыючылар сөтнең бер литрын 20 сумнан җыя башлаячаклар. Бу минималь бәя. Сатып алу бәяләренә карап, бу бәя алга таба артырга да мөмкин. Һәрхәлдә сөт бәяләрен арту ягына базар билгеләячәк. Әмма халыктан җыела торган бер литр сөтнең бәясен 20 сумнан киметергә ярамаячак.

Алга таба район хакимиятендә ай саен сөт җыюның торышын билгели торган җыелышлар узачак. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре тарафыннан авыл җирлекләреннән алынган мәгълүматлар буенча анализ ясалачак. Кыскасы, халыктан сөт җыю белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрнең, сөт эшкәртү предприятиеләренең эшчәнлеге ел әйләнәсе контрольдә булачак.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев