Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Шәтке авылындагы мәдәният йортын төзү эшләре ничек бара? Журналист күзәтүе

Авыл клубларына, мәдәният йортларына капиталь ремонт үткәрү буенча республика программасын тормышка ашыру максатыннан безнең районда Теләче һәм Шәтке мәдәният йортларында ремонт эшләре башкарыла. Соңгысын җаваплылыгы чикләнгән "Цереком" ширкәте төзүчеләре башкарды. Моннан тыш, быел республика программасы нигезендә Караширмә авылында 50 тамашачыга исәпләнгән авыл клубы сафка басты, федераль бюджет хисабына Үзәк бистәсендә...

Авыл клубларына, мәдәният йортларына капиталь ремонт үткәрү буенча республика программасын тормышка ашыру максатыннан безнең районда Теләче һәм Шәтке мәдәният йортларында ремонт эшләре башкарыла. Соңгысын җаваплылыгы чикләнгән "Цереком" ширкәте төзүчеләре башкарды.

Моннан тыш, быел республика программасы нигезендә Караширмә авылында 50 тамашачыга исәпләнгән авыл клубы сафка басты, федераль бюджет хисабына Үзәк бистәсендә 200 урынлы мәдәният йорты төзелә башлады. Шәтке авылы мәдәният йортында алып барылган капиталь ремонт эшләре инде төгәлләнеп килә.

Республика бюджеты хисабына биредә мәдәният йорты коры диварларга калдырылып сүтелеп, түбәсе яңадан ябылды, ишекләр, тәрәзәләр, электр, суүткәргечләр, җылыту системасы алыштырылды, отмостка ясалды, сайдинг материалы белән фасады төрелде, яңа җылыту котелы монтажланды.

- Ремонт эшләре дәүләт программасына кертелгәнлектән, эш күләме алдан ук билгеле иде. Төзелеш материалларына кытлык күрмәдек. Шул сәбәпле, агымдагы елның гыйнвар аеннан башлап, биредә эшнең туктап торганы булмады, - дип, ремонт эшләренең барышы белән таныштырды безне участок мастеры Рафил Гатиятуллин.

Төзүчеләр ремонт эшләрен август аенда тәмамларга ниятли. Авыл халкыннан битәр, мәктәп укучылары, яшьләр һәм үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылар сөенер инде әлеге яңалыкка. Бу хакта без авыл халкы белән әңгәмә дә корып алдык.

Сәлимә Мөхәммәтханова:

- Соңгы елларда безнең авылда бик күп төзелеш, ремонт эшләре алып барыла. Бу авыл кешесе өчен зур бәхет. Узган ел бик матур балалар бакчасы, ветеринария пункты төзелгән иде, быел мәдәният йортын, авыл җирлеге бинасын ремонтладылар, яңа медпункт төзелә. Шундый бәхеткә тиендергәннәре өчен республика, район җитәкчелегенә зур рәхмәт.

Сөембикә Газизҗанова:

- Яңа төзелгән, яңартылган биналарны күреп рухланмаган көн юк. Алар авылны бизәп, яшәртеп торачак. Төзекләндерелгән мәдәният йортына олысы да, кечесе дә теләп йөрер дип ышанып калам.

Дамирә Якупова:

- Бу яңалыкларга ничек сөенмисең инде?! Аеруча яңа балалар бакчасына йөрүче оныкларым өчен сөенәм. Яңа һәм төзекләндерелгән биналарның авыл уртасында булулары кем өчен дә уңайлы.

Фәнил ГАЯЗОВ
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X