Теләче Информ

Син ташлаганны, кемдер җыя...

Авыл кешесе өчен бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре, шул ук вакытта күңелләрне җилкендерә торган матурлыгы белән җәйгә дә кереп барабыз. Ә җәй көне авыл җиреннән дә гүзәл табигатьле урынны таба алмассың, "ул яшел болыннар хәтфәдәй юрган иде", - Тукай сүзләре белән әйтсәк. Шул гүзәллекне без, кешеләр саклыйбызмы соң?

Безнең халык, җир кардан ачыла башлауга ишегалларын, капка төпләрен чүп-чардан арындыра башлый, йорт яннары ялт итеп кала, куанып туймассың. Ләкин чистарткан чүпне генә кая куярга белми интегә, чөнки чүп савытлары "ә" дигәнче шыплап тула. Шуннан китә зарланыш, үзара ризасызлык... "Ник вакытында түкмиләр икән? Нәрсә өчен акча түлибез? Бу сорауларга ачыклык кертү өчен без районда торак-коммуналь эшләр белән шөгыльләнүче җаваплылыгы чикләнгән "Мишә" ширкәте директоры Әнәс Мөхәммәтхан улы Хәбибрахмановка мөрәҗәгать иттек.
- Бүгенге көндә безнең оешма 28 авылдан һәм Теләче район үзәгеннән чүп чыгара. Ике чүп чыгару машинасы, бер сыек калдыкларны чыгару машинасы, трактор һәм башка техникаларыбыз бар. Чүпне график нигезендә, бер көн дә соңармыйча чыгарабыз.
- Теләче үзәгендә еш кына шундый күренешкә тап буласың, чүп контейнерлары тирәсендә агач ботаклары өелеп ята...
- Менә хикмәт тә шунда, халыктан шуны сорар идем: зур чүпләрне, ягъни агач ботакларын, төзелеш калдыкларын, иске йорт җиһазлары кебек әйберләрне чүп чиләгенә тутырмасыннар иде. Техника мондый зур чүпләрне җыюга көйләнмәгән, шуңа күрә әледән-әле ватылып, зур суммаларга ремонтлап торырга туры килә.
- Зур чүпләрне кая куярга, яндырырга ярамый, янгын сүндерүчеләр штрафка тартырга мөмкин...
- Әгәр агач ботакларын чыгарасы бар икән, аны ваклап салырга була бит. Төзелеш калдыкларын кеше үз тезникасына төяп, каты көнкүреш калдыкларын үтильләштерүче полигонга илтеп бушата ала. Анда кереп чүп бушату беркем өчен дә тыелмаган.
- Теләче үзәгендә урнашкан кибетләр чүпне кайда бушата?
- Кибетләргә дә үпкә бар. Тиешле килешүне төземичә, халык исәбен-нән чыгаралар чүпләрен. Кич, караңгы төшкәч, якын-тирәдәге урамда урнашкан чүп контейнерларын тутырып куялар. Җирле хакимият һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгатьнең дә нәтиҗәсе аз булды. Кешедән шуны сорар идем, Теләчебез матурлана, урамнарга агач-чәчәкләр утыртыла. Болар барысы да үзебез өчен.
Хак сүзләр, бер кеше дә читтән килеп безнең өчен өмәләрдә дә катнашмый, шул ук вакытта пычратып та йөрми. Сабантуй мәйданын гына алыйк, иң матур киемнәребезне киеп бәйрәм карарга төшәбез. Көнендә бар җирдә матур, чиста. Ә икенче көнне мәйданга төшеп карасаң, андагы тәртипсезлеккә исең китә... Син тотып аткан чүпне, икенче көнне кемдер җыярга тиеш була, чүпне тотып атканчы, һәрбарчабыз да уйланса иде!
Алсу Җиһаншина.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: