Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сәламәтлек саклау министрлыгы Студентлар сырхауханәсендә чират сәбәбен аңлатты

Студентлар, озын чиратка зарланып, социаль челтәрләрдә язалар.

«ВКонтакте» социаль челтәрендә Казан төркемнәренең берсендә Универсиада авылындагы студентлар сырхауханәсендә чиратның күп булуына зарланганнар.

«Универсиада Авылындагы студентлар сырхауханәсендә терапевтка керү өчен менә шундый „тере“ чират. Берничә сәгать торырга туры килә! Ачуны китерә, туйдырды инде бу!», — дип язган постның аноним авторы.

Бу язма турында Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы аңлатма бирде. Министрлыкның матбугат хезмәтендә «Татар-информ» га медицина оешмасындагы чиратның сәбәбен әйттеләр.

«Табибка чиратның сәбәбе — ОРВИ белән авыручыларның һәм уку йортында дәресләргә йөрүдән азат итә торган белешмәгә мохтаҗ булучыларның артуы», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, хәзер студентлар сырхауханәсендә пациентларны бер сменада өч участок терапевты кабул итә.

Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан халкы кискен респиратор вирус инфекцияләре симптомнары барлыкка килгәндә, табибларны өйгә ешрак чакырта башлаган.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев