Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сәламәтлеккә җаваплы карыйк

Июнь аеның соңгы якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Район үзәк хастаханәсен 26 ел медицина өлкәсендә кайнаган Ирек Илгиз улы Галиуллин җитәкли. Үзебезне кызыксындырган сораулар белән баш табибка мөрәҗәгать иттек.

- Ирек Илгизович, халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен белемле, тәҗрибәле кадрларның булуы шарт. Әңгәмәбезне шул хакта сөйләшүдән башлыйк әле.

- Бүген район үзәк хастаханәсендә 27 табиб, 122 урта медицина персоналы хезмәт күрсәтә. Табиблар белән тәэмин ителеш 68,8 процент. Бүген безгә кардиолог, психиатр, хирург, эндоскопист кирәк. 27 табибыбыз һәрчак эшли. Киткәннәре урынына яңалары килә. Ә урта медицина персоналы, авылларда фельдшерларыбыз җитә. Һәр хезмәткәр үз эшенә җаваплы карый. Безнең хезмәттә шуннан башка мөмкин дә түгел.

- Узган ел илебезгә коронавирус дигән мәкерле чир килеп керде. Бу инде медицина хезмәткәрләренең эшен тагын да катлауландырды.

- Эшебез санитар -эпидемиологик хәлне искә алып үзгәртелде. “Сәламәтлек” илкүләм проекты кысаларында өлкәннәргә медицина тикшеренүе үткәрүдә чикләүләр булса да, 2020 елга куелган планны үтәп чыктык. Коронавирус, пневмония белән авыручыларга тиешле дәрәҗәдә дәвалау оештырылды. Авыруларга тәүлек буе ярдәм күрсәтү оештырылды, ашыгыч ярдәм бүлегенең мөмкинлекләре үзгәртелеп, көчәйтелде. Шулай ук коронавирус белән каты авыручыларны ашыгыч ярдәм машинасында Казанга илткәндә кислород терапиясе бирү оештырылды. Район үзәге Теләчедә һәм авылларда өйдә дәваланучы авыруларның хәлен күзәтеп бару өчен кислород күләмен күрсәтә торган прибор - пульсоксиметр булдырылды. Өйдә дәваланучы һәр авыруга ярдәм күрсәтелде.

- Илдә килеп чыккан вәзгыять һәр җиргә үз кагыйдәләрен кертте. Зур төзелешләр дә азрак тукталып торды. Медицина препаратлары белән тәэмин итүдә өзеклекләр тумадымы?

- Киресенчә, хастаханәне медицина препаратлары белән тәэмин итү көчәйтелде. 1 миллион 950 мең сумлык өстәмә дарулар сатып алынды. Коронавирус инфекциясе көчәйгән вакытта хастаханәнең терапия бүлегендә санитар - эпидемиологик хәлнең катлаулану очрагы өчен резерв госпиталь эшләнде. Анда кислород линиясе сузылды. 12 кислород баллоны булган кислород узелы булдырылып, 25 кешегә исәпләнгән кислород точкасы эшләнде. Шулай ук коронавирус йоктырган авырулар өчен 4 кешегә исәпләнгән реанимация бүлмәсе булдырылды. Күп күләмдә саклану костюмнары алынды. Инфекцияне тоткарлау өчен хастаханәдә 4 җирдә стеклопакетлардан шлюз куелды. Госпиталь өчен республика хөкүмәте тарафыннан 10 миллион сумлык җиһаз кайтарылды. 4 ИВЛ аппараты, кан анализын билгеләүче автомат-анализатор, 4 монитор һәм башкалар. Агымдагы елда 1 Газель ашыгыч ярдәм машинасы, 1 анализ йөртү өчен Лада Гранта, медицина хезмәткәрләрен йөртү өчен Уаз Патриот машинасы бирелде. Шушы көннәрдә генә беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен 5 данә ВАЗ Ларгус машинасы кайтачак.

- Бүген районда тулы куәтенә коронавируска каршы прививка ясау башланды.

- Бүген район буенча 1642 коронавируска каршы вакцина ясатты. Алар бүген барысы да үзен яхшы хис итә. Авыр өзлегүләр булмады. Кайберләренең азрак тән температурасы күтәрелде. Монысы гадәти хәл. Әлеге мәкерле чирдән вакцинация ясатып кына котылырга мөмкин. Район үзәк хастаханәсендә бүген вакцинабар, авылларга да чыгып вакцинация үткәрү оештырылды. Хөрмәтле райондашлар, үзегезнең сәламәтлегегезгә битараф булмасагыз иде. Авырып киткәч, соң булуы мөмкин.

- Билгеле булганча, Ирек Илгизович, сезнең эш нәтиҗәләреннән республика буенча рейтинг төзелә.

- Үзебезнең район җитәкчеләре һәм тырыш хезмәт коллективы белән күрсәткечләрне күпкә яхшырттык. Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча Теләче районы хастаханәсе дүртенче урынга чыкты. Шунысы куанычлы, әниләр һәм балалар үлеме теркәлмәде. Район халкына диспансеризация үткәрү дә чирне вакытында күреп дәваларга мөмкинлек бирә. Халык белән профилактик эш алып баруга зур әһәмият бирелә.

- Көндәлек проблемалар сезнең хастаханәне дә читләтеп узмыйдыр, мөгаен.

- Алан, Балыклы, Кече Кибәхуҗа, Шармыш, гомумән 12 авылга яңа фельдшерлык-акушерлык пунктлары кирәк. Хастаханәне заманча мебель, медицина җиһазлары белән яңарту да кирәк. Шулай ук безнең хастаханәнең 1987 елда төзелгән бинасы капиталь ремонт таләп итә. Якын киләчәктә безнең хыяллар чынга ашар дип ышанасы килә.

- Район халкына, үзегезнең хезмәткәрләргә теләкләрегезне җиткерсәгез.

- Районыбызда яшәүче һәр кеше, олысы- кечесе сәламәт булсын. Үз сәламәтлекләренә җаваплы карасыннар иде. Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннарын, хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Авыр, җаваплы хезмәтләре аларга куаныч кына алып килсен. Гаиләләрендә тынычлык, иминлек булсын, үзләре дә сәламәт булсыннар. Сәламәтлек - зур байлык дип юкка гына әйтелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев