Теләче Информ

Сокланырлык эшләре бар. Мөслим районыннан репортаж (+фотолар)

16 гыйнвар көнне муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары, бертөркем эшмәкәрләр, фермерлар Мөслим районы кошчылык фабрикаларында, "AGROMASTER" компаниясендә, социаль объектларда-Мөслим районы Туган якны өйрәнү музеенда, район үзәк китапханәсендә, район мәдәният йортында булып, аларның эшчәнлекләре белән танышып, тәҗрибә уртаклашып кайттылар. Теләче районы делегациясе һәм Мөслим районы вәкилләре Театр...

16 гыйнвар көнне муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары, бертөркем эшмәкәрләр, фермерлар Мөслим районы кошчылык фабрикаларында, "AGROMASTER" компаниясендә, социаль объектларда-Мөслим районы Туган якны өйрәнү музеенда, район үзәк китапханәсендә, район мәдәният йортында булып, аларның эшчәнлекләре белән танышып, тәҗрибә уртаклашып кайттылар.


Теләче районы делегациясе һәм Мөслим районы вәкилләре

Театр элгечтән башлана

Моннан тыш, җитәкчелә-ребез узган ел Парк һәм скверлар елы уңаеннан төзекләндерелгән үзәк урамны (мөслимнәр үзләре шаяртып, аны Бауман урамы диләр), "Пушкин ишегалды"н карадылар. Үткән җәйдә биредә ял итәр, үзеңне эстетик яктан баетыр өчен бер дигән урыннар булдырылган. "Җәй көне килгән булсагыз, парк-скверларыбыз күңелегезгә аеруча хуш килгән булыр иде," - дип белдерде районыбыз делегациясен озата йөргән Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин. Чын мәгънәсендә мөслимнәрнең сокланырлык эшләре бар. Күргәнебезчә, бу төбәктә тарихи ядкарьләргә, бигрәк тә аның җирле компонентларына һәм шушы яктан, шушы туфрактан чыккан каләм һәм сәнгать ияләренә зур игътибар бирелә. Туган якны өйрәнү музееннан тыш, киләчәктә биредә әдәбият һәм сәнгать әһелләре музее да булдырырга җыеналар. Узган ел төзекләндерелгән музей (җитәкчесе Финара Яппарова) җирле экспонатларга бай булуы, экспонатларның фәнни нигездә, системалы урнашуы белән истә калса, район үзәк китапханәсе (директоры шагыйрә Лилия Садриева) үзенең иркенлеге, уңайлыгы белән җәлеп итте.

Сокланырлык эшләре бар (Мөслим районыннан репортаж)
Туган якны өйрәнү музеендагы күп төрле экспонатларның бер өлеше

Кош-корт - Мөслим бренды

Кайсы гына районны алмыйк, соңгы ун-унбиш ел эчендә, республикабызда авыл хуҗалыгы предприятиеләренең байтагы таралуга, ахыр чиктә бакнкротка дучар булды. Беренчедән, игенчелектән кергән акча чыгымнарны капларга да җитми башлады. Икенчедән, терлекчелектә җитештерелгән продукциягә бәяләр төшү сәбәпле, бик нык малларның баш саны кимеде. Әлбәттә мондый шартларда хуҗалыкларны алып бару бермә-бер авырлашты. Яңа техника алу, җитештерү объекты төзү түгел, очны-очка ялгап барсаң да шөкер итәрсең. Билгеле ки, әлегедәй кабалага Мөслим районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә төшми калмаган. Әмма аларның бер ише егылса да, басарлык, ялгышса да, хатасын төзәтерлек көч тапкан. Мин моны мөслимнәрнең бушап калган мөгезле эре терлек, дуңгыз фермаларында кошчылык фермалары булдырып, аларны үстереп җибәрүләрен күз алдында тотып әйтәм.


Әле бу бер генә фермерның казлары

Вәрәшбаш авылында урнашкан 35 мең тавык, Таш-елга һәм Метрәй авылларында 8 мең ана каз асралучы фермаларны күреп хәйран калдык. Эшмәкәрләр Дамир Шәнгәрәев, Ирек Хәмидуллин әлеге авылларның халкын эшле-ашлы да иткән, авыл җирлеге проблемаларын хәл итүдә дә актив катнашалар ди. Бүген Вәрәшбаш тавыклары көн саен 30 меңгә якын йомырка сала. Инкубаторлары да, кош суеп эшкәртү пунктлары да булган әлеге кече предприятиеләр бер Мөслим районын гына түгел, күрше-тирә район-шәһәрләрне дә каз һәм тавык ите, йомырка белән тәэмин итеп торалар. Иң отышлысы - бер көнлек һәм беркадәр үскән чебиләр, бәбкәләр сату икән. Дамир Шәнгәрәев тавык фермасы янәшәсендә үк көнбагыш мае ясау цехы ачып җибәргән. Эшкәртүдән калган икенчел продукцияне дә кошчылыкта файдалы итеп кулланалар. Мәсәлән, Метрәйдә килешү нигезендә 4:1 исәбе белән каз бәбкәсе алырга мөмкин. Бу очракта 100 бәбкә алсаң, үскәч 20 сен кире фермага тапшырасың, 80е үзеңдә кала икән. Отышлы вариант диләр.


Фермерларның киң эшчәнлек алып баруы бу плакаттан да ачык күренә

Ак көнләшү белән көнләштем

"AGROMASTER" компаниясе турында сүз алсак, ул зур завод. Биредә авыл хуҗалыгы тагылма машиналары һәм диодлы лампалар, кояш электр станцияләре, кояш электр чыганаклары җитештерелә. 20 мең халкы булган район өчен бу зур байлык. Иң мөһиме - җитештерелгән товарлары складта тузан җыеп ятмый, җитештерелгән берсе сатыла бара ди. Димәк, бу җитештерү зурая, эшчеләргә хезмәт хакы түләнә дигән сүз. Партнерлары да ил, дөньякүләм танылган компанияләр. Бу җирле халык өчен өстәмә эш урыннары, ныклы салым базасы дигән сүз. Ни генә булмасын, үрнәк алырлык эшләре бар мөслимнәрнең. Әлеге сәяхәтебез тормышыбызны алга җибәрүче уңай тәҗрибә булсын иде.


"AGROMASTER" компаниясе җитештерә торган техниканың бер төре

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Автор фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: