Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Соңгы гектарлар сугыла

Тотрыксыз һава торышы игенче механизаторларыбыз-ның хезмәтен бермә-бер авырлаштыра. Шуңа да карамастан, аз гына кояш карауга эшкә тотына комбайнчыларыбыз, коры көннәрнең кадерен белеп калырга тырышалар. Җаваплылыклары чикләнгән "Тукаш", "Нирус" ширкәтләре, ачык типтагы "Теләчеагрохимсервис" акционерлык җәмгыяте, "Сөт иле-Теләче" агрофирмасы басу-кырларында суктырып аласы мәйданнар бар әле.

Районыбыз игенчеләре пландагы барлык мәйданның 88 % ында урып-җыю эшләре башкарган. 3 сентябрь көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарә-сеннән алынган мәгълү-матларга караганда, районыбыз басуларыннан тулаем 39246 тонна икмәк җыеп алынган.
Бүген хуҗалыкларда киләсе ел уңышына да ныклы нигез салына. Басу-кырларда көзге чәчү кампаниясе төгәлләнеп килә. Бүген районда 8700 гектар мәйданда (97%) көзге чәчү эшләре башкарылган.
Киләсе ел уңышының нинди булуы җирне вакытында һәм сыйфатлы итеп эшкәртүгә бәйле. Хәзер районда 11800 гектар мәйданда туңга сөрү эшләре башкарылган. Бу планга карата 45 % үтәлеш. Быел-игенче механизаторларыбыз 26000 гектарда туңга сөрү эшләрен башкарырга тиеш.
Бүген район хуҗалык-лары көнгә 61 тонна 700 килограмм сөт җитештерәләр. Савымчылар һәр сыердан 14,1 килограмм сөт савып алалар.
Уракны тәмамлаган җаваплылыклары чикләнгән «Игенче», «Алан», «Агролак» ширкәтләре механизаторлары бүген суктырылган басуларны саламнан арындыралар, тулы куәткә туңга сөрү эшләре башкаралар. Районыбыз хуҗалыклары бүген терлекләрне торакларга кайтару җаен карый.
Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев