Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сокланып басып тордык...

19 гыйнвар көнне православие динен тотучылар изге бәйрәмнәрнең берсе - Крещениене билгеләп үтте. Шушы уңайдан районыбызның Субаш, Шармыш авыллары янәшәсендәге елга-күлләрдә бәке тишеп, бозлы суда коену йоласы үткәрелде.

Шармыш авылы янәшәсендәге бәке суын - Тере су чыганагын Теләче һәм Шармыш авыллары чиркәве иерее Артемий атакай изгеләндерде. Су коену йоласын тамаша кылырга Теләче, Ачы, Комаровка авылларында яшәүче христиан динен тотучы райондашларыбыз килгән иде.
Артемий атакай әйтүенчә, бәкедә су коену Крещение бәйрәменең мәҗбүри йоласы түгел, ә һәр дин тотучының шәхси эше. Әмма, шуңа да карамастан, чиркәү бу гамәлгә каршы төшми, киресенчә, хуплый гына. Чөнки бозлы суда коену кеше өчен зур сынау, ул бәкедә коенып үзенең мөмкинлекләрен барлый, чыныга, тәненә - дәва, җанына - шифа ала. Изгеләндерү аны тагын да шифалы итә. Шуңа да чиркәүдәге изгеләндерелгән су ел дәвамында бозылмый. Әмма су коенуны ихлас күңелдән башкарырга кирәк. Шул чакта гына тәнгә сихәт иярә, күңелгә җиңеллек килә. Иорданьда су коену - күңелдән дога кылып, өч тапкыр суга чумып алудан гыйбәрәт. Крещение бәкесендә православие динен тотмаганнарга да коенырга рөхсәт ителә. Әлбәттә, салкын суга керү өчен тәвәккәллелек кенә түгел, сәламәтлекнең нык булуы да кирәк.
Шулай ук бу көнне Шармыш авылы халкы, авыл кунаклары Крещение бәйрәме уңаеннан Шармыш чиркәвендә гыйбадәттә дә катнашты.
Ә без - йоланың гади тамашачылары кышкы өс киемнәрдән булсак та, бозлы суда коенучыларга кызыгып, сокланып басып карап тордык. Араларында сабый балалар да, яшүсмер малайлар һәм кызлар да бар иде. Ходай аларны әлегедәй саулыкларыннан аермасын.
Бу көнне чуму урыннарында полиция, фельдшер, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү хезмәткәрләре дә кизү торды.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев