Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сораулар юк. Димәк, барысы да әйбәт...

Бу атнада авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланып китте. Мәсәлән, без, 18 гыйнварда - Олы Мишә, 20 гыйнварда Алан авыл җирлекләрендә узганнарының шаһите булдык. Ике җирлектә дә әлеге чара җирле үзешчәннәрнең чыгышлары белән башланып китте. Борынгы йолаларыбызны тасвирлаган концерт-тамашалар җыеннарда катнашучыларның күңеленә бик тә хуш килде. Авыл халкын һич тә сәнгатьтән...

Бу атнада авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланып китте. Мәсәлән, без, 18 гыйнварда - Олы Мишә, 20 гыйнварда Алан авыл җирлекләрендә узганнарының шаһите булдык. Ике җирлектә дә әлеге чара җирле үзешчәннәрнең чыгышлары белән башланып китте. Борынгы йолаларыбызны тасвирлаган концерт-тамашалар җыеннарда катнашучыларның күңеленә бик тә хуш килде. Авыл халкын һич тә сәнгатьтән аерып карарга ярамый. Ул аның тормышына кабатланмас, күркәм бизәкләр генә өсти.

Әлбәттә, авылда да хәл ителәсе мәсьәләләр килеп чыкмый тормый. Тормыш бит бу. Шуларны барлау һәм чишелеш юлларын табар өчен җитәкчелек район халкы белән очрашулар уздыра. Нәкъ менә биредә ачыктан-ачык җитәкчелек белән сөйләшергә, үзеңне борчыган сорауларга җавап табарга мөмкин. Шунысы игъ тибарга лаек, Олы Мишә төбәгендә халыкның байтагы фермерлыкка, эшмәкәрлеккә күчеп эшләүне кулай күрсә, аланнар уңга-сулга таралмыйча, тыныч кына җаваплылыгы чикләнгән «Алан» ширкәтендә эшләп көн күрергә күнеккән. Бу төбәк халкына игенчелек, терлекчелек тармагында да алдынгы позициядә торучы күмәк хуҗалыкта эшләп тормышны алып бару мөмкинлеге тудырылган. Алга таба ике ел рәттән җыелган үзара салым акчаларының авылларыбыз тормышына яңа сулыш өрүен дә әйтеп үтәргә кирәк. Мәсәлән, узган ел Олы Саурыш авылында дәүләт ярдәме белән күтәртелгән дамба белән, вак ташлы юл салынган. Шәхси эшмәкәр Рөстәм Мөхәммәтшин шушы авылда кибет ачып җибәргән. Авыл халкы моңа сөенеп бетә алмый. Җыенда республика, район җитәкчелегенә юлланган рәхмәт сүзләре шул хакта сөйли. Инде яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты да төзелсә, саурышларның тормышлары бөтенләй түгәрәкләнәчәк. Шулай ук җирлекләрдә яшәп хезмәт итүче эшмәкәрләр дә авылларны үстерүгә үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәр. Күкчә һәм Олы Мишә авылларында сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләр аларның матди ярдәменә таянып эшләнгән. Дәүләт программасы нигезендә 2015 елда Олы Мишә авыл җирлегендә барлыгы 36 миллион 920 мең сумлык эш башкарылган. Республика күләмендә авыл җирлекләре арасында үткәрелә торган конкурста Олы Мишә авыл җирлеге җиңүчеләр арасына кереп 1 миллион сумлык грант откан. Авыл җирлеге шул акчага МТЗ- 82 тракторы алып, барлык эшләрне шуның белән башкара.

Алга таба мишәләр урта мәктәп бинасына капиталь ремонт үткәреләчәгенә, авылда яңа модульле ветеринария пункты төзеләчәгенә ихлас ышанса, аланнар, җитәкчелектән, республикакүләм программасына кереп, яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты төзеп бирүләрен сорады.

- Сез сораганнар нигезендә үтәлеп бара. Дөрес, бөтен әйберне дә берьюлы эшләп бетереп булмый. Бераз сабыр итә белик. Дәүләттән нидер сорар өчен без дә лаеклы эш-гамәлләр башкарырга тиеш. Халкы күп булган, җитештерүчән хезмәт белән яшәгән авылларны дәүләт тә үз ярдәменнән ташламый, иң беренче чиратта, акча аларга бүлеп бирелә. Тормыш кайнап торганда гына авылларыбызның киләчәге булачак. Ә ул, яхшымы-яманмы, демографик хәлнең яхшыруына бәйле, - дип белдерде муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов.

Җыеннарда полиция участок вәкаләтлеләре, янгын күзәтчелеге вәкилләре дә чыгыш ясый. Чөнки җинаятьләрнең мошенниклык кебек төрләре һәм янгыннар арткан бер вакытта аларның чыгышлары аеруча актуаль яңгырый. Узган ел районыбызның Орымширмә, Лесной авылларында булып узган янгыннарны искә төшерик. Лениногорскида килеп чыккан фаҗига янгын профилактикасын тагын да арттыруны сорый.

Фәнил Гаязов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев