Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сүтелде, кабаттан торгызылды

5 сентябрь көнне җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтенең Балыклы авылында урнашкан һәм быел дәүләт ярдәме белән капиталь ремонт үткәрелгән 200 баш терлек сыйдырышлы сыерлар торагын ачу тантанасы булды. Ягъни ремонт эшләренең 30% ын дәүләт үз өстенә алды

Дөрес, муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм аның ярдәмчеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашында узган чарада фанфаралар яңгырамады, кызыл тасмалар киселмәде-киселүен. Әмма бирегә килүчеләр җәй дәвамында биниһая зур эш башкарылуын күрделәр. Иртәгә-бүген аланнар заманча җиһазлар куеп төзекләндерелгән торакта яңа инновацион технологияләр нигезендә терлек асрап, продукция җитештерә башлаячак. Әлеге торак җәй башында коры стеналар гына калдырылып сүтелде, кабаттан торгызылды. Аланнар дәүләт ярдәмен оста файдаланганнар һәм күз курка, кул эшли дигәндәй, янәшәдәге торакка да капиталь ремонт ясый башлаганнар. Анысын да Арча районының Мөндеш авылы егетләре ремонтлаячак. Әлбәттә, киләчәктә Балыклы фермасында нәтиҗәле хезмәт кайнаячагы көн кебек ачык. Биредә беркайчан да эшсезлек проблемасы баш калкытмас. Киресенчә авыл халкы эшле-ашлы булып, мул, җитенке тормышта яшәр дигән ышаныч бар. Яңа торакта душлы, телевизорлы, самовырлы ял бүлмәсенә кадәр бар.
Шунысы кызганыч, район хуҗалыклары арасында дәүләт программасына кереп тә, бирелгән ярдәмне вакытында һәм тиешенчә файдаланмаучылар бар. Ә бусагада көз генә түгел, инде кыш. Бу уңайдан муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов хәлне кичекмәстән төзәтү буенча хуҗалык җитәкчеләренә күрсәтмәләр бирде. Шулай ук аның тарафыннан 2015 ел урагын тиз көннәрдә төгәлләү, туңга сөрүне оптималь срокларда һәм югары сыйфат белән башкарып чыгу буенча конкрет бурычлар куелды.
Фәнил Гаязов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев