Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Субаш авылыннан Кузнецовлар гаиләсе "ТАТМЕДИА" оешмасыннан бүләк отты

Бүген, 23 сентябрь көнне, "Теләче" газетасының баш мөһәррире Ленар Хуҗин Субаш авылыннан Мария апа Кузнецовага "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте җибәргән бүләк - чәй сервисын тапшырды. Мария ханым "ТАТМЕДИА" тарафыннан оештырылган "Телевизор за подписку" акциясендә катнашып откан әлеге сервисны. "Теләче" газетасыннан кала Кузнецовлар гаиләсе тагын 15 - 16 төрле газета-журнал алдыра икән....

Бүген, 23 сентябрь көнне, "Теләче" газетасының баш мөһәррире Ленар Хуҗин Субаш авылыннан Мария апа Кузнецовага "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте җибәргән бүләк - чәй сервисын тапшырды. Мария ханым "ТАТМЕДИА" тарафыннан оештырылган "Телевизор за подписку" акциясендә катнашып откан әлеге сервисны.

"Теләче" газетасыннан кала Кузнецовлар гаиләсе тагын 15 - 16 төрле газета-журнал алдыра икән. Илья абый белән Мария апа 5 бала тәрбияләп үстерәләр - үзләренең ике балалары янына балалар йортыннан тагын өч бала алып кайта алар. Мария апаның әйтүенчә, һәр баланың бәхетле буласы килә, һәр балага ата-ана назы кирәк. "Ятимнәрне сөендерү үзе зур бәхет" ди Мария апа.

Әлеге гаилә чыннан да күпләргә үрнәк булырлык. Мария апа 23 ел балаларга белем биргән - татар теле һәм әдәбияты укыткан, тормыш иптәше Илья абый күп еллар ветеринар булып эшләгән.

Хөрмәтле абунәчеләр! 1 сентябрьдән почта элемтәсе бүлекчәләрендә 2017 елның беренче яртыеллыгы өчен матбугатка язылу башлады. "Теләче" газетасына язылу бәясе физик затлар өчен - 600 сум, юридик затлар өчен - 690 сумга төшәчәк. "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте игълан иткән "Әти-әниеңне, якыннарыңны яздыр!" акциясе дәвам итә.

Безне алда 1 октябрь - Өлкәннәр көне көтә. Димәк, әлеге акциягә кушылып, әти-әниләребезгә, әби-бабайларыбызга, авылда яки күрше йортта ялгыз яшәүче өлкәннәребезгә, теге яки бу оешмада эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләребезгә "Теләче" газетасын яздыра аласыз. Бу якыннарыбыз, өлкән яштәге райондашларыбыз өчен көтелмәгән бүләк булыр. Чөнки өлкәннәребез газета-журнал укып үскән, яшәгән буын. Аларга аеруча район газетасы якын, алар аны яратып укыйлар, аның килгәнен көтеп кенә торалар. "Теләче" газетасына үзең дә языл, якыннарыңны да яздыр. Күпне күргән, күпне кичергән өлкәннәребез өчен матур, күркәм бүләк булыр.

Мәсәлән, узган яртыеллыкта әлеге акция кысаларында районыбыз башлыгы Илдус Фатыйх улы Зарипов Саба районы Лесхоз бистәсендә урнашкан картлар йортында тәрбияләнүче райондашларыбызны "Теләче" газетасына яздырган иде.

Игелек кылып калырга ашыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев