Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Сыныкка сылтау табыла

Күптән түгел Мамадыш районында республика зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда елның тугыз аена йомгак ясау һәм терлекләрне кышлату чорына күчерү мәсьәләләре яктыртылды. Киңәшмәдә җиде район - Әгерҗе, Менделеевск, Алабуга, Мамадыш, Балык Бистәсе, Кукмара һәм Теләче районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, зооветеринария тармагында эшләүче белгечләр, ферма мөдирләре катнашты.

Әлеге мәсьәләләрне үз эченә алган киңәшмә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов боерыгы нигезендә, республиканың алты зонасында узды. Мамадыш зонасына килгәндә, белгечләр әлеге зонага кергән районнарның күрсәткечләрен Биектау зонасына кергәннәреннән калышлы итеп бәяләде. - Күпчелек хуҗалыкларда, ферма коллективларында терлекчелек продукциясе җитештереп-сату тотрыклы рәвештә арта бара, игенчелек тармагының да үрнәк күрсәткечләре бар, - дип ассызыклады ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов. Шулай да бүген җитәкче һәм белгечләрне борчуга салган проблемалар да җитәрлек. Шуңа да алар бүген, чын мәгънәсендә чаң суга: республиканың бериш районнарында һәм хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең баш саны кими, терлек үлеме арта. Урыннардагы хәлнең торышы министр урынбасары чыгышында конкрет мисалларда һәм саннарда ачык чагылыш тапты. Терлек азыгы мул тупланган, азык әзерләргә һава шартлары бер дигән мөмкинлек биргән елда да чигенешләргә бару гафу ителмәслек хәл. Кайбер хуҗалыкларда бозаулар туа, үлә бара. Идарәләргә һәм министрлыкка бирелгән хисаплар шуны күрсәтә. Терлекчелек тармагында уңышларга ирешү өчен технологияне төгәл үтәү, нәсел эшен тиешле дәрәҗәгә җиткерү һәм ветеринария таләпләрен фән кушканча башкару гына җитми, хуҗалык җитәкчеләренең дә тырышлыгы, терлекчелек тармагына зур игътибар бирүе сорала. Гомумән, киңәшмәдә терлек үлеменә китергән сәбәпләр барланды. Җитәкчелекне борчыганы шул: терлек азыгы әзерләргә менә дигән мөмкинлекләр була торып та, аны сыйфатлы итеп әзерли алмаган хуҗалыклар да, районнар да бар икән.
21 октябрьдә Татарстанда 2966,3 тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елгы шул чор белән чагыштырганда, 155,8 тоннага күбрәк. Шуңа да карамастан, республикада сөт җитештерү күләме кимүен дәвам итә. Шулай итеп, ай башына караганда, 101,4 тонна кимегән. Соңгы вакытта җитештерелә торган сөтнең күләме беркемне дә канәгатьләндерми. Шуңа да киңәшмәдә сөт җитештерүдә чигенеп эшләүче хуҗалык җитәкчеләре дә, белгечләре дә тәнкыйтьләнде. Аларга өй эшен әзерләп килмәгән укучы бала кебек, башларын аска иеп торудан башка чара калмады. Терлекләрнең баш саны һәм бозауларның сакланышы буенча районыбызның кайбер хуҗалыклары һәм җитәкчеләренең, белгечләренең исем-фамилияләре анализ таблицасының кызыл зонасына кертелгән иде.
Семинар-киңәшмәнең практик өлеше җаваплылыгы чикләнгән "Азык-төлек корпорациясе" ширкәтенең Түбән Сөн терлекчелек комплексында узды. Ферма кайда да ферма инде дисәк тә, Түбән Сөндә дә өйрәнерлек әйберләр бар. Биредә салкын ысул белән тәрбияләнәчәк бозаулар өчен торак төзеп куйганнар, икенчесен төзеп яталар. Торакларның үзенчәлеге шунда: ул тудыру бүлеге вазифасын да башкарачак. Шул рәвешле продукция җитештерү аз чыгымнар сорый ди, белгечләр, торак калай белән капланган, эшче көчнең санын һәм башка чыгымнарны киметә. Монда кардага чыгарылган терлекләр дә җылы судан өзелми икән. Семинарда катнашучылар биредә малларны тоту шартлары, терлекчеләр хезмәте белән таныштылар. Тотрыклы продукция алу өчен сыерларны ашату рационын көйләүгә җитди игътибар бирелүен күрделәр.
- Бүген сөт җитештереп сата белгәндә, табышка эшләү мөмкин хәл, - дип белдерде киңәшмә азагында Нәҗип Хаҗипов. - Сөткә бәя түбән дигән сүз, сыныкка сылтау гына ул. Бары тик эшли белергә генә кирәк.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев