Теләче Информ

Табышның күбесе терлекчелектән

Хезмәт бәйрәмнәренең төрлесендә катнашканым бар. Әмма "Ел кешесе" дип исемләнгән номинациядә бүләкләнүчеләрне күргән юк иде әле.

Узган атнада муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов катнашында җаваплылыгы чикләнгән "Нирус" ширкәтендә үткән хисап-сайлау җыелышында әлеге мактаулы исемгә лаек булган кешене күрергә насыйп булды. Ул озак еллар дәвамында Ямбулат фермасында савымчы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Шәмгыя Гәрәева. Аның тырыш һәм намуслы хезмәте, күркәм яшәү рәвеше авылдашларының күз алдында. Ширкәт җитәкчесе Рамил Сөнгатуллин аның адресына бик җылы, матур сүзләр әйтте. Ямбулатлар Шәмгыя ханымның алга таба да эшләячәгенә өметләнә. Булдыклы, эшкә батыр ханым булганга, аны үзләренән тиз генә җибәрәселәре килми. Шәмгыя ханым кебек ел әйләнәсе нәтиҗәле хезмәт итүчеләр аз түгел әлеге ширкәттә. Аларның бөтенесе дә диярлек акчалата бүләккә, рәхмәт сүзләренә лаек булды. Алдынгыларны бүләкләү тантанасы Казан шәһәреннән килгән артистларның дәртле җырлары, шаян биюләре белән үрелеп барды. Җыелышта яңа өйләнешүчеләр белән яңа йортка күчүчеләр дә билгеләнеп үтелде.
Ширкәт, тармак җитәкчеләренең чыгышларыннан аңлашылганча, узган ел нәтиҗәләре буенча хуҗалык динамик үсеш кичергән 2014 елда сату бәяләре белән 63 млн. 463 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, бу узган елгы күрсәткеч белән чагыштырганда 30% ка артыграк. 100 гектар сөрүлек җирләренә 2 млн. 299 мең, бер эшчегә 1 млн. 296 мең сумлык продукция туры килә. Продукциянең 51%ы терлекчелектә, 49%ы игенчелектә җитештерелгән.
Игенчелек һәм терлекчелек продукциясе сатудан хужалык кассасына 36 млн. 151 мең сум акча кергән. Игенчелек буенча рентабельлек +24% сөт җитештерү буенча +20%, ит җитештерү буенча - 13% булган. - Иткә бәя түбән булу һәм терлекне тиешле көрлеккә җиткереп сатмау сәбәпле, ит җитештерү ким булды. Яңа елдан иткә бәя артты, итчелек файдалы була башлады, хәзер үгезләрне симертеп сату отышлырак. Акча кереме шактый алынса да, чыгымнар да күп. Без хәзерге шартларда бар эшне дә төгәл, дөрес итеп оештырып бетерә алмыйбыз, - дип аңлатты вәзгыятьне ширкәт җитәкчесе Рамил Сөнгатуллин.
Ширкәттә, кулы эш белгән, тәртипле механизаторлар, эшчеләр җитешми. Аларның байтагын читтән эзләп табып эшләтергә мәҗбүрләр. Шуңа да җыелышта җитәкче тарафыннан булган техниканы рациональ файдалану, ягулык-майлау материалларын, электр энергиясен сак тоту, ашламаларны исраф итмәү, терлекләрнең баш санын арттыру, физик үлчәүдә дүрт тонна сөт җитештерү бурычы куелды. Шулай ук аның тарафыннан игенчелектә үзкыйммәте ким булган, көндәшлеккә ия продукция җитештереп сату, азык базасын ныгыту максатыннан күпъеллык үлән мәйданнарын яңарту, күбрәк пар җирләре белән эшләү кирәклеге дә ассызыкланды.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: