Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Тактамыштагы тантана

13 июль көнне Тактамыш авылында зур тантана булды. Бу көнне авылда яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты бинасы ачылды. Аны ачу тантанасында ТР Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм район активы катнашты. Алар Тактамыш халкының куанычын бик теләп уртаклашты.

Чыннан да, авыл халкы өчен зур куаныч бу. Чөнки моңарчы авыл фельдшеры Ләйсән Ситдыйковага бик иске, бернинди уңайлыклары булмаган бинада хезмәт күрсәтергә туры килгән. И-и, сөенде инде бу көнне тактамышлар.
Мөнәвәрә Яруллина:
- Күптән көттек бу бәхетне. Әйе, без - өлкән яшьтәге кешеләр өчен чын бәхет бу. Изге Рамазан аенда шундый бәхеткә тиендергәннәре өчен республика, район, җирле җитәкчеләргә һәм төзүчеләргә чиксез рәхмәтле без.
Хаҗирә Латыйпова:
- Төшкә дә кермәгән хыял иде бу. Моны булдырган, булдырткан иптәшләргә зур рәхмәт. Төзүчеләр бик кыска срокларда эшләп өлгерттеләр. Инде юл да салсалар, авылыбыз тагын матурланачак. Ләйсәнебезгә зур рәхмәт, кайчан чакырсаң да, шунда ук килеп җитә. Аңа исән-сау эшләргә насыйп булсын.
Әлфинур Гайфуллина:
- Бетми әле безнең авыл. Күрегез, биредә нинди матур биналар, йортлар салалар. Фельдшер Ләйсән исән-сау булып, аңа авыл халкына сыйфатлы хезмәт күрсәтергә язсын. Район үзәгеннән еракта яшәсәк тә, матур урында, җәннәттә яшибез. Авылда яшь гаиләләр артуына сөенәм.
Тактамышта 45 хуҗалык исәпләнә, 115 кеше яши. Авыл халкының яше олыгаеп барса да, дәүләт авылны үз ярдәменнән ташламый. 2014 елда дәүләт ярдәме белән авыл буенча суүткәргечләр сузылса, быел исә тактамышлар федераль программа нигезендә авыл уртасына кадәр вак таш түшәлгән юлга тиенәчәк. Бу хакта тактамышларның үзләренә, фельдшер-акушерлык пункты ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов әйтте.
Республика программасы нигезендә, Азнакайда "Азнакайнефтемаш" ширкәте тарфыннан җитештерелгән һәм "Максат" ширкәте (җитәкчесе Фидәил Закиров) төзүчеләре тарафыннан мотажланган яңа бинаның инженерлык челтәре һәм тирә -юне җирле бюджет хисабына төзелгән. Төзүчеләргә моның өчен нибары бер ай вакыт җиткән. Тантанада үз эшләрен кыска срокларда һәм югары сыйфат белән башкарып чыккан төзүчеләргә муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Моннан тыш, тантанада күрше Әбде авылында фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшләүче Марина Прохорова да министр кулыннан чәчәкләр кабул итеп алды. Марина Александровнаның бу көнне 50 яшьлек юбилее иде.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев