Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Тамада футбол турниры үткәрде

Бүген, ягъни 3 апрель көнне, “Батыр” спорт комплексында якташыбыз, танылган тамада Гөлүс Хәбибрахманов призына 2008-2010 нче елларда туган малайлар арасында футбол буенча ачык турнир булып үтте.

Анда Теләче, Кукмара, Саба, Арча һәм Казан шәһәренең Идел буе районнарыннан килгән яшь футболчылар көч сынашты.

Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашты һәм яшь спортчыларыбызны әлеге спорт бәйрәме белән котлады. Үзенең чыгышында ул командаларга, уенчылар уеннарда уңышлар, имин бәйгеләр теләде. Соңыннан ул районда спортның футбол төрен үстерүдә үзеннән лаеклы өлеш керткәне өчен әлеге ярышларның оештыручысы һәм иганәчесе Гөлүс Хәбибрахмановка Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Көн буе дәвам иткән киеренке һәм мавыктыргыч ярышта Беренче урынны Теләче командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарга Саба һәм Казан шәһәренең Идел буе командалары лаек булды.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.                                                              

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев