Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Ташларны җыяр чак

Ел төгәлләнергә нибары ике ай вакыт калды. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителгән 2021 ел тарихка нинди сәхифәләр белән кереп калачак соң?

Ниятләгән эшләребез чынга аштымы? Нәрсәләрне башкарырга өлгердек яки өлгермәдек? Әлеге сорауларга җавап бирер, ягъни, мәгълүм әйтемдәгечә, ташларны җыяр чак җитте. Без шушы хакта Бөтендөнья татар Конгрессының Теләче бүлеге җитәкчесе АЛИСӘ НУРИСЛАМ КЫЗЫ ДӘҮЛӘТШИНА белән сөйләшеп алдык. Бөтендөнья татар Конгрессы - дөньяга сибелеп яшәүче татарларны берләштерүче иҗтимагый оешма. Аның барлыкка килү һәм эшчәнлегенең төп максаты – татар халкын, аның телен, мәдәниятен, үз традицияләрен саклау, үстерү һәм киләчәккә илтү, татар халкының бөек тарихын барлап, аны халыклар тарихы баскычына күтәрү. Кыскасы, ул татар дигән зыялы, мәдәниятлы, сәламәт тән һәм акыл белән яшәүче милләтнең киләчәк тарихында урын алуын кайгыртучы оешма булып тора.

- Алисә Нурисламовна, татарлыгыбызны, милли-мәдәни хәзинәләребезне саклап калу, ана телебезнең һәрдаим кулланышта булуын тәэмин итү өчен иң беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәк?

- Бу сорау Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында аеруча актуаль яңгырый. Төп хезмәтем Теләче авылының беренче номерлы балалар бакчасы мөдире буларак, татар теленә мөнәсәбәт, аның сакланышы турында әйтеп китәм. 

Минемчә, милли тәрбия, туган телгә мәхәббәт – бишектән башлана. Республикада ике дәүләт теле үз көчендә булу – балаларыбызның кечкенәдән рус телен дә, татар телен дә тигез үзләштерү, ике милләтнең дә мәдәни, тарихи мирасларын өйрәнү зарурлыгын куя. Нәкъ шушы бурычны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре башкара. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, балалар бакчаларында ике телне дә яхшы белгән сабыйлар тәрбияләнергә тиеш. Бүген, шушы нисбәттән, кече яшьтән үк ана телендә белем бирү, бу эштә нәфис сүз, халык педагогикасы алымнарын киң куллану мөмкинлеге туды. Сабый иң элек төшенчәләрне үз ана телендә белергә, шул телдә сөйләшергә тиеш. Мәсәлән, мин җитәкли торган балалар бакчасы районда бердәнбер рус балалар бакчасы статусында. Ләкин бакчага йөрүче балаларның 90% артыгы татар балаларын тәшкил иткәнлектән, беренче кече төркем татар төркеме булып санала. Бакчабызда эшләүче татар теле тәрбиячесе Ләйсән Сабирҗанова да ата-аналарга бу хакта һәрдаим искәртеп килә. Сабыйның теле үз ана телендә ачылса, балалар әхлаклырак та, миһербанлырак та булуын педагогика фәне дә ассызыклый. Республикабызның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грантында һәр елны районнан бер балалар бакчасы катнаша. Бүген районда 17 балалар бакчасының 6сы грант отып, ике телдә эшләүче иң яхшы балалар бакчасы булып танылды. 2017 елда без дә җиңүчеләр рәтенә кердек. Хәзер Теләче авылында урнашкан балалар бакчалары “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ана телендә сөйләмен үстерү” федераль программасында катнаша. Төп җирле халкын татарлар һәм руслар тәшкил иткән туган төбәгебез Теләче районында билингваль балалар бакчаларының уңышлы эшләве матур күренеш. Бары тик үзебездән тора, фәкать көчләрне берләштерергә генә кирәк.

Әңгәмәне тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз (№83, 3.11.2021)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев