Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда 31 градуслы эсселек көтелә

Һава торышы аномалияләре, шулай ук урманнарның янгын куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтү игълан ителде.

Буген Татарстанда аномаль эссе һава торышы саклана, көндез термометр баганалары 31 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Шулай ук көндез кыска вакытлы яшенле яңгыр яварга мөмкин. Яңгыр вакытында секундына 15-20 м тизлектә җил көтелә.

Синоптиклар мәгълүматына караганда, якын көннәрдә һава температурасы нормадан ким дигәндә тугыз градуска югарырак булачак.

Һава торышы аномалияләре, шулай ук урманнарның янгын куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде.  

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев