Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда 5 айда профилактик прививкадан 50 мең кеше баш тарткан

Агымдагы елның 5 аенда Татарстанда профилактик прививкадан 50 мең кеше баш тарткан, аның 96 проценты балалар арасында. Бу турыда бүген Татарстан Иҗтимагый палатасында узган "түгәрәк өстәл”дә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

  • Узган ел нәтиҗәләре буенча ата-аналарның балаларга прививка ясатудан баш тарту очраклары 3 621гә кимегән.

“Прививкадан баш тарту очраклары республика күрсәткечләреннән югары булган районнар да бар. Алар – Мөслим, Актаныш, Әлмәт, Саба, Теләче, Буа”, - дип билгеләп үтте Авдонина.

“Инфекцион авырулар таралу куркынычы бар. Мисал өчен дөньяда кызамык буенча вазгыять катлаулы. 2017 елда, 2016 елга караганда, Россиядә кызамык белән авыручылар саны 4 тапкыр артык булган. Бүгенгә кызамык белән авыру очраклары узган елга караганда 4 тапкыр артык”, - диде ул.

Узган ел республикада бума ютәл белән авыруның 63 очрагы теркәлгән, 57 кешегә прививка ясалмаган булган. Бу авыруны йоктырган балаларның 90 процентына прививка ясалмаган булган. Аларның һәр өченчесе ата-аналар баш тартуы аркасында ясалмаган”, - диде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Бүгенгә балалар арасында вакцинапрофилактика һәм туберкулинодиагностика буенча вазгыятьне имин дип әйтеп булмый, дип билгеләп үтте Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина.

2015-2016 елларда Татарстанда мәктәптә укучылар арасында Туберкулезның җитди формалары белән авыручылар ачыкланганлыгын искәртте Удачина.

Аның фикеренчә, балаларына вакцина ясатудан баш тарткан ата-аналар арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк. “Вакцинадан баш тартуның ике сәбәбе – вакцинадан соңгы кыенлыклардан курку һәм дин буенча. Бездә республика Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми статистикасы бар, андый очраклар сирәк. Елга бер-ике очрак булырга мөмкин”, - дип тәмамлады сүзен Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкил.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев