Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда өч меңнән артык машина йөртүче тонировка өчен штраф алган

ЮХИДИ Татарстан буенча 19-28 апрельдә узган тонировканы бозучыларга рейдка йомгак ясады.

ЮХИДИ Татарстан буенча 19-28 апрельдә узган тонировканы бозучыларга рейдка йомгак ясады. Бу хакта «Татар-информ» МА республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Ике атна эчендә автоинспекторлар 3188 машина йөртүчене штрафка тарткан. Артык тонировка белән кабат йөргән өчен 28 машина йөртүчене административ җаваплылыкка тарттылар. Дәүләт автоинспекциясе кабат бозган өчен ике меңнән алып дүрт мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр арест каралган, дип искәртә.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев