Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда онлайн-мәдрәсә эшли башлый

«Лекторий» дәресләре Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте социаль бүлегенең инстаграмдагы рәсми битендә була.

Татарстан территориясендә махсус санитар-эпидемиологик режим кертелү сәбәпле, мөфтияткә мөселманнар арасында популярлык казанган күп кенә чараларны туктатырга туры килде. Әмма аларның бер өлеше онлайн режимга күчте. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мөселманнар карантин вакытын файдалы итеп уздырсын өчен, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә тагын бер яңа проект старт ала — «ОНЛАЙН МӘДРӘСӘ @MUSLIMMOL». Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә инстаграмда @MUSLIMMOL битендә төрле фәнни-популяр дини темаларга дәресләр үткәреләчәк.

Ир-атлар өчен «I’MAN», мөслимәләр өчен «Яшь килен» проектлары, «Коръән укырга өйрәнәбез» курслары Zoom платформасында үткәреләчәк. Намаз укырга өйрәтү һәм Ислам нигезләре белән таныштыру буенча «Ислам. Беренче адымнар» дип исемләнгән кыска вакытлы курсларның йомгаклау дәресләре барлык укучыларга мессенджерлар чатларында таратылачак.

Пәнҗешәмбе көнне, 26 мартта, 12:30 сәгатьтә @MUSLIMMOL аккаунтыннан туры эфирда «Шәригать һәм аның өстенлекләре» темасына онлайн-лекция узачак. Алдагы онлайн-дәресләрдә «Пәйгамбәр сирасы», «Коръән фәннәре», «Өстәмә дини гамәлләр һәм аларның фазыйләтләре» һ.б. буенча фикер алышачаклар.

Дәресләр нәзарәтнең социаль бүлегенең «Мусульманская молодежь» YouTube-каналында сакланачак.

Фото: dumrt.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев