Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр очрашты

Бүген, ягъни 26 март көнне, Теләче туган якны өйрәнү музеенда төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең чираттагы җыелышы булып узды.

Җыелышта танылган язучы, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова катнашты. 

Җыелышта әлеге юнәлештә алып барылган эшләре, нәшер ителгән китаплары турында сөйләп һәм киләчәккә булган планнары белән таныштырып Нурания Гыйльметдинова, Бөтендөнья татар Конгрессының Теләче бүлеге җитәкчесе Алисә Дәүләтшина,  төбәк тарихын өйрәнгән мәрхүм Мәгъсүм Шәрәфиевның хәләл җефете  Валентина ханым, Сәлмән Гыйльмиев чыгыш ясады.  

Җылы һәм дустанә шартларда узган очрашуда йомгаклау сүзе белән районыбыз кунагы Фәүзия Бәйрәмова чыкты. Ул үзенең чыгышында халкыбыз, дәүләтчелегебез, шул исәптән районыбыз тарихында өйрәнелмәгән фактларның, вакыйгаларның, аянычлы язмышларның (араларында республиканың җитәкче органнарында эшләгән якташларыбыз да бар) бихисап күп булуын ассызыклап үтте. Мисал өчен, аны Ямбулат авылындагы морзаларның килеп чыгышы, Олы Кибәхуҗа авылы халкының чукындырылу тарихы кебек темалар, Мәхмүт Хәсәнов, Фатих Хөсни кебек язучыларның,  Рәүф Сабиров кебек җитәкче якташларыбызның язмышлары кызыксындыра икән. Мөмкинлегенә карап, әлеге темаларны өйрәнәчәген һәм болар хакында язачагын әйтте. “Тарихны язганда җентекләп өйрәнү, төгәллек һәм шуны түкми-чәчми киләчәк буыннарга җиткерә белү сорала. Дөрес, без аны үзгәртеп яза алмыйбыз. Моңа хакыбыз да юк. Әмма алардан сабак алып, хаталарны кабатламаска мөмкин”, - диде үзенең чыгышы азагында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев