Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләче – чемпион!

15 март көнне Арча районы боз сараенда ир-егетләр арасында "Б" дивизионында (ачык хоккей мәданчыклы авыл районнары арасында) хоккей буенча республика беренчелегенең финал уеннары булып үтте.

Анда безнең район җыелма командасы Арча районы командасын 9:3, Бөгелмә районының Карабаш бистәсе командасын 11:2 һәм Кайбыч районы командасын 9:6 исәбе белән отып, өченче ел рәттән республика чемпионы исемен яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Карабаш командасы белән кайбычлар бүлеште. Арчалар дүртенче урында. Зур җиңүгә ирешкән хоккейчыларыбызны ихлас котлыйбыз! Аларга алдагы уеннарда һәм киләсе сезонда уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X