Теләче Информ

Теләче чиркәве гөмбәзле булды

Игътибар иткәнегез бардыр, Теләченең үзәк урамында урнашкан борынгы чиркәүдә инде менә ничә ел ремонт бара.Әле дә ремонт эшләренең бетәсе юк. Аның каравы, чиркәү бу көннәрдә күз явын алырдай, ялт-йолт килеп торучы, кыйммәтле калайдан эшләнгән ике гөмбәзле булды. Аны Чебоксар осталары ясаган, монтажлау эшләрен дә алар 6 апрель көнне үзләре башкарды.

Елизавета анакай чиркәү 1771 елда Мәскәү поручигының тол хатыны Аристова Наталья Гавриловна башлангычы һәм химаясына салына. 1853 елда чиркәү каршында мәктәп эшли башлый. Лаеш уездында иң күренекле мәктәпләрнең берсе булган уку йортында беренче елны 80 ир, 30 кыз бала укырга керә. Биредә хезмәт иткән дин әһелләрен һәм химаячыларны вафатыннан соң олылап, чиркәү бакчасына җирли торган булганнар. Чиркәүгә нигез салучы Аристова Наталья Гавриловнаның да биредә күмелү ихтималы юк түгел. Бу хакта әлегә тәгаен мәгълүматлар юк-югын. Әмма бу ихтималлыкны берничек тә инкарь итеп булмый.
Әүвәл ул корал склады, аннары, хастаханәнең йогышлы авырулар бүлеге буларак хезмәт итә. Соңрак тулай торак буларак файдаланыла. Православ динен тотучы райондашларыбыз аны ипи пешерү цехы һәм ипи кибете буларак хәтерлидер.Узган гасырның туксанынчы елларында илдә дин иреге кайтарылгач, ул диндарлар, ягъни чиркәүгә йөрүчеләр кулына тапшырылды. 2004 нче елда чиркәүдә район халкы туплаган химая акчасына төзекләндерү эшләре башланып китте. Шөкер, ул бүген дә дәвам итә. Теләче һәм күрше-тирә районнар өчен бердәнбер булган гыйбадәтханәне район хакимияте халык белән берлектә ремонтлый, ягъни чиркәү юмарт химаячылар хисабына төзекләндерә.
- Күреп торасыз, төзекләндерү эшләре бик акрын һәм авырлык белән бара. Әмма без төшенкелеккә бирелергә җыенмый-быз. Аллаһы насыйп иткәнгә күрә, чиркәвебез гөмбәзле дә булды. Без халыкның һәм район җитәкчелегенең рухи һәм матди ярдәменә таянабыз, теләктәшлегенә нык ышанабыз. Чиркәвебезгә гөмбәз куелу иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Пасхага зур бүләк булды. Форсаттан файдаланып, православ динен тотучы райондашларыбызны якынлашып килүче шушы изге бәйрәм ихлас котлыйм, - диде Елизавета анакай.
Иртәме-соңмы, гыйбадәтханә төзекләндерелеп, Христиан динен тотучы райондашлары-бызның яратып, теләп йөри торган урынына әйләнер дигән ышаныч бар. Православлар гына түгел, башка дин вәкилләре дә әнә шундый оптимистик рухта кала.Аны үз йөзен булдырган, халыкка игелекле хезмәт итүче храм итеп күрәсе килә.
Фәнил Нигъмәтҗанов

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: