Теләче Информ

Теләчебез – алтын урталыкта

2014 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан бишенче тапкыр региональ башкарма хакимият органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге буенча беренче урын алды. Рейтингның нәтиҗәләре 7 май көнне Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында әйтелде.

Нәтиҗәлелекне билгеләүче төп критерий булып, регионның социаль-икътисади үсеше тора. Бәяләмә, соңгы өч елдагы 11 күрсәткеч буенча куела. Татарстан югары күрсәткечләрне саклап кына калмый, ә барлык социаль-икътисади юнәлешләр буенча югары үсештә булуын күрсәтә.
ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Стратегиясе Республиканың үсешен һәм стабильлеген тәэмин итә. Соңгы биш елда Татарстан мөһим социаль-икътисади күрсәткечләр буенча лидерлык позициясен ныгытты, биредә зур инновацион проектлар үсеш ала.
Республикабызның һәрдаим алдынгы сафта булуына, әлбәттә, һәр район үз өлешен кертә. Республика күләмендә дә һәр районның рейтинг баскычында үз урыны бар. Халык саны буенча Теләче 42 район арасында 39нчы гына булса да, республиканың икътисади үсеш рейтингында алтын урталыкны били. Теләче - 24 урында. "Районыбыз динамик рәвештә үсә, җирлегебезгә яңа инвесторлар җәлеп ителә", - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Илдар Миңнегулов.
- Теләче - авыл хуҗалыгы тармагы өстенлекле булган районнарның берсе булуы һәркемгә мәгълүм, шуның өчен дә халыкны җирлектә калдыру өчен, сәнәгать тармагын үстерү мәслихәт. Бу юнәлештә бүгенге көндә актив эш алып барыла. 2013 һәм 2014 елларны гына чагыштырсак та, районга җәлеп ителгән инвестицияләр саны 2 тапкырга артты, шуның 50 проценты сәнәгать паркына юнәлдерелде.
- Теләче 2014 ел нәтиҗәләре буенча рейтингның 24нче урынын били, рейтингтагы позицияләрне саклау буенча ниләр эшләнә?
- Даими рәвештә бу хакта киңәшмәләр уздырыла. Рейтингта 12 күрсәткеч буенча бәя бирелә, һәр күрсәткеч буенча җаваплы хезмәткәрләр бар. Һәр юнәлеш буенча да стабильлекне саклау һәм динамик үсеш бурычы куела.
- Узган елда кайсы күрсәткечләр буенча үсеш күзәтелде?
- Мөһим күрсәткечләрнең берсе - җирле бюджетның салым һәм салымнан тыш керемнәре буенча районыбыз 4нче урында. Халыкның уртача кереме дә артты, 2013 елда уртача айлык керем 10699,7 сум булса, быел 12591,6 сумны тәшкил итте. Икътисади эшчәнлекнең чиста төре буларак, үзебездә җитештерелән товар һәм тәкъдим ителгән эш, хезмәт күрсәтүдә дә үсеш бар. Төп капиталга кертелгән инвестицияләр күләме исә бермә-бер артты, 2013 елда 462,84 млн. сум булса, 2014 елда 1109,77 млн. сум. Торак мәйданы белән тәэмин ителү 2013 елда 25,2 метр квадрат, 2014 елда 25,7 метр квадрат. Тагын бер игътибарга лаек сан, районда эш белән тәэмин ителү күтәрелде, 2013 елда эшсезлек 0,76 процент булса, 2014 елда 0,67 процент. Крестьян-фермер хуҗалыклары да актив эшчәнлектә, хәзерге вакытта районда 31 КФХ эшли, ел азагында 38 булыр дип көтелә, бу юнәлешне үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Социаль-икътисади күрсәткечләребез үсештә, киләчәктә дә районыбыз бүгенгедәй күзгә күренеп үссен, позициясен нык тотсын.
Рәфилә Шәмсетдинова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: