Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

“Теләче Агро” ширкәтенең Муса Җәлил исемендәге бүлекчәсендә дә кырдагы икмәкне җыеп алу эшләре ничек бара? Журналист күзәтүе

Авылда кызу урак өсте. Дөрес, беркадәр явып узган яңгырлар урып-җыюга әзме-күпме тоткарлык ясады-ясавын. Бу табигый. Көз бит ул сабый бала кебек: йә көлә, яисә кычкырып елый. Шуңа да, мөмкинлек туу белән, игенче кабат кырга ашкынырга, минутның кадерен белергә бурычлы. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 18 августка алынган мәгълүматларга караганда,...

Авылда кызу урак өсте. Дөрес, беркадәр явып узган яңгырлар урып-җыюга әзме-күпме тоткарлык ясады-ясавын. Бу табигый. Көз бит ул сабый бала кебек: йә көлә, яисә кычкырып елый. Шуңа да, мөмкинлек туу белән, игенче кабат кырга ашкынырга, минутның кадерен белергә бурычлы.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 18 августка алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 17941 гектар мәйданда игеннәр теземнәргә салынды. Планга карата үтәлеш 94%. Суктырып алынган мәйданнарның күләме 17755 гектар. Бу суктырылырга тиешле барлык мәйданның 93%ы.Тулаем икмәк җыемы 47250 тонна. Бер гектардан җыеп алынган уңыш күләме 26,8 центнер.
Өченче көн мин булган җаваплылыгы чикләнгән "Теләче Агро" ширкәтенең Муса Җәлил исемендәге бүлекчәсендә дә кырдагы икмәкне җыеп алу өчен көрәшәләр иде. Комбайнчылар Әмин Касыймов, Фәрит Вәлиев белән Илназ Кашафетдинов, аталы-уллы Ирек һәм Илнар Заһидуллиннарны 163 гектарлы бодай басуында очраттым. Турыдын-туры сугалар - эшләренә күз иярми. 35 градуслы челлә алар өчен әллә бар, әллә юк.
- Бодай ишелеп уңган, җил, яңгыр вакытында нык егылган. Бу эштә өстәмә мәшәкать, уңайсызлык тудыра, - диде тәҗрибәле комбайнчы Әмин Касыймов. - Шуңа да карамастан, бу басуны иртәгә суктырып бетерәсе иде. Чөнки суктырасы мәйданнар башка бүлекчәләрдә дә шактый әле.
Без аны һәм Фәрит Вәлиевны узган елгы урак батырлары буларак хәтерлибез. Быел да сынатмыйлар,"Алан", "Игенче" ширкәтләре комбайнчыларыннан азга гына калышып, алдынгылар сафында атлыйлар.
- Басуларның соңгы-лары гына калып бара. 242 гектарда - арпа, 108 гектарда - солы һәм 129 гектарда күпьеллык үләннәр бар. Көннәр генә яхшы торсын, биш-алты көндә урып-җыюны төгәлләрбез дә, - диде бүлекчә җитәкчесе Данис Рәхимов.
- Ашлыкның чыгышыннан зарланмый яшь җитәкче. Арышның уртача уңышы 25, борчакныкы 15 центер тәшкил иткән.
Суктырылган ашлыкны "КамАЗ" машиналарында Мөнир Мөхәммәдиев белән Рамил Латыйпов ташып тора.
- Быел икмәк мул чыга, шулай булса да, ташып өлгерәбез.Тоткарлык ясаган юк. Иске Җөри ындыр табагында да ашлыкны урнаштырып баралар. Әлегә кадәр зур чыгымнар тотып, ашлыкны киптерәсе булмады. Чистартып кына өлгер! - диде тәҗрибәле шофер Мөнир Мөхәммәдиев.
- Бирсен Ходай! Җылы, кояшлы көнен дә, игенчеләргә сабырлык та бирсен.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Фотода: җаваплылыгы чикләнгән "Теләче Агро" ширкәте механизаторлары өчен хезмәт көне, иртәнге алтыдан башланып, кичке унберләргә кадәр дәвам итә. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев