Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләче халкы үз фикерен әйтте

Узган якшәмбедә республикабызда мөһим сәяси вакыйга булып узды. Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле органнарга вәкаләтле вәкилләр сайладык. Сайлаулар районыбызда 28 сайлау участогында 106 округта узды. Биш сайлау участогында электрон форматта узды. Алар: Алан, Максабаш, Айдар, Орымширмә, Кече Кибәхуҗа сайлау участоклары

Татарстан Республика Президенты сайлауларында 4 кандидат катнашса, җирле органнарга депуттатлыкка 118 кандидат дәгъва кылды. Сайлауларда 11006 сайлаучы катнашырга тиешле булып, шуның 10909 ы катнашты. Ягъни бу барлык сайлаучыларның 99,1% дигән сүз.
Теләче территориаль сайлау комиссиясе сәркатибе Илүсә Шәфигуллина белдер-гәнчә, тулаем алганда, районда сайлаулар гадел, тыныч һәм оешкан төстә узган.
... Участокларда сайлаулар 7.00 сәгатьтә башланды. Мәсәлән, ул көнне Теләче авылында өч сайлау участогы эшләде. Шуның район мәдәният йортында урнашканында, 2668 нче номерлысында һәм иң зурысында 1291 сайлаучы тавыш бирергә тиеш иде. Әлеге сайлау участогына 4 сайлау округы кергән. Димәк, әлеге округтан Теләче авыл җирлегенә 4 депутат сайланачак. Участок сайлау комисиясе рәисе Гөлчәчәк Сәләхова белдергәнчә, сайлаучыларның 11 е алдан сайлап кую юлы белән сайланган. Шуның өчесе территориаль сайлау участогына килеп сайласа, тугызы участок сайлау комиссиясенә килеп тавыш биргән. 13 сентябрь көнне сайлау комиссиясе 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр хезмәт куйса, алдагы көннәрдә 16.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләгән.
Әлеге участокта сайлауга беренче булып килгән парларга - Анна һәм Валентин Ильиннарга республикабызның Төп Законы - Татарстан Республикасы Конституциясе бүләк ителде. Әлегедәй бүләккә беренче тапкыр сайлауга килүчеләр дә ия булды. Аларның саны әлеге участокта 27. Сайлаучылар иртәнге сигездән соң активлашты, хәтта берара чират та хасил булды.
Шул ук вакытта мин сайлаучыларның фикерен тыңларга, аларның сайлауларга карата булган мөнәсәбәтен дә сорашырга өлгердем.
Хәбир Хәлимов, пенсионер:
- Сайлауга кризис дигән афәт бетсен дип килдем. Бүген без сайлаган Президент аны бетерү өстендә эшләр дип уйлыйм. Җирле органнарга сайланырга тиешле кандидатны да депутатлыкка лаек дип саныйм.
Наилә Галимҗанова, җитәкче:
- Без сайлауга гаиләбез белән, киләчәктә яхшы яшәр өчен тавыш бирер-гә килдек. Әлегә илдә-көндә тынычлык хөкем сөрде. Алга таба да шулай булсын иде. Барыбызга да имин, мул тормышта яшәргә язсын.
Рөстәм Алимов, хезмәткәр:
- Сайлауларда гел катнашам. Бу юлы да сайлау участогына иртә таңнан килдем. Сайлауга килеп, без үзебезнең һәм бабаларыбызның киләчәген сайлыйбыз. Без дә сайламасак, кем сайлар?!
Әлфия Белалова, җитәкче:
- Бүген бәйрәм көн дип саныйм. Безнең республикада тынычлык, тотрыклык яшәп килә. Илбашының зирәк акыллы кеше булуын телим. Сайлауда катнаша, үз сүземне әйтә алуым белән горурланам. Тамчыдан күл җыела диләр бит. Мин биргән тавыш та шул күлдәге тамчыларның берсе кебек хәлиткеч роль уйнар.
Көннең икенче яртысында, тавыш бирергә дип, Теләче авылының 2670 нче номерлы участогына бардым. Бирегә ул көнне 897 сайлаучы килергә, үзе теләгән кандидатка тавыш бирергә тиеш иде. Участок сайлау комиссиясе рәисе Салават Фәхретдинов белдергәнчә, ике сайлаучы алдан тавыш бирү юлы белән территориаль сайлау участогында сайлаган. Әлеге участокта узган сайлауларга иң беренче булып Флүрә Насыйрова белән Илдар Мараков килгән. Мин килгәндә сайлау комиссиясенең өстәлен хезмәт ветераны Фәрзәнә Галиәхмәтова тарафыннан үз бакчасында үстерелгән күз явын алырдай чәчәкләр бизи иде. "Эшебезгә бәйрәм рухы өстәде", - диде бу хакта ассызыклап, әлеге сайлау участогында эшләүче комиссия әгъзалары.
Көндезге сәгатьләрдә сайлауга килүчеләр Теләченең үзәк ял паркында районыбыз үзешчәннәре тарафыннан күрсәтелгән ял концертын карап хозурланды. Яшь тамашачыларыбыз Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре - Рафис Минһаҗев белән Флүзә Галәвиева, Әлфия Поташова,
Илсур Шәйдуллиннарның дәртле җырларына биеп, алкышлап тордылар. Концертны Зөлфия Ибраһимова алып барды. Биредә шулай ук балалар өчен төрле аттракционнар эшләде, спорт ярышлары үткәрелде. Кыскасы, бу көн күпләр өчен бәйрәмгә әйләнде. Бу юлы халык сайлауга, без бала вакыттагы кебек, чын мәгънәсендә бәйрәмчә рухта килде.
Моны 2668 нче номерлы сайлау участогында күзәтүчеләрнең берсе булган Резеда Дәүлиева белән полиция вәкаләтлесе Илһам Шәяхмәтов та ассызыклады. Алар әлеге участокта сайлауларның тыныч һәм оешкан шартларда узуын әйттеләр. Моңа көннең кояшлы, җылы һәм якты булуы да тәэсир иткәндер. Сайлау участокларына килүчеләрнең саны күп булуы - халыкның хакимияткә ышанычы югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Хакимиятнең төп бурычы - гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту, республикада, шул исәптән районда тотрыклык һәм тынычлык тәэмин итү. Алга таба да бу мәсьәләләр республика Президентының һәм җирле хакимиятнең мөһим эш юнәлеше булсын иде.
Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев