Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләче халкы Донор көнендә катнашты

5 август көнне Теләчедә Донор көне узды.

 Республиканың кан алу үзәге хезмәткәрләре теләчелеләрдән кан алды. Кан бирергә теләүчеләр, ә алар шактый җыелган, ярдәмгә мохтаҗларга аз гына булса да сәламәтлек бүләк итү өчен, иртәдән үк  килеп җиткәннәр иде.

Табибтан кан тапшырырга рөхсәт алу өчен әле башта анкета тутырырга, үлчәнергә, үзеңне ничек хис итүең турында дөресен сөйләп бирергә,  кан басымын үлчәргә, анализлар тапшырырга кирәк булды. Кан тапшырырга теләүче райондашларыбыз һәм кан алу үзәге хезмәткәрләре белән  район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, район баш табибы Ирек Галиуллин да аралашты. Район җитәкчесе донор көнендә катнашучыларга рәхмәтен җиткерде.

Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев