Теләче Информ

Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән райондагы эшмәкәрлек хәрәкәте һәм аның үсеш перспективалары турында әңгәмә

- Илдус Фатихович! Бүген районыбыз зур делегация - татар авыллары эшмәкәрләренең V җыенында катнашучыларны каршы ала. Районыбызга зур ышаныч белән тапшырылган икътисадый форумның эчтәлеге нидән гыйбарәт? - Районда кече һәм урта эшмәкәрлек хәрәкәтенә зур игътибар бирелә. Бездә 368 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшләп килә. Аларның өлеше район икъти-садының 45%...

- Илдус Фатихович! Бүген районыбыз зур делегация - татар авыллары эшмәкәрләренең V җыенында катнашучыларны каршы ала. Районыбызга зур ышаныч белән тапшырылган икътисадый форумның эчтәлеге нидән гыйбарәт?
- Районда кече һәм урта эшмәкәрлек хәрәкәтенә зур игътибар бирелә. Бездә 368 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшләп килә. Аларның өлеше район икъти-садының 45% ын тәшкил итә. Районыбыз әлеге юнәлеш буенча республикада өченче урынны били. Бу хакта узган ел бездәге сәфәре вакытында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та ассызыклап узды. Димәк, Бөтендөнья Татар Конгрессында җыенның практик өлешен безнең районда үткәрергә дип ялгышмаганнар. Бу безнең өчен зур мәртәбә. Татар авыллары эшмәкәрләренең, тарихи Ватаныбыз - Казанга килеп, инде бишенче тапкыр тәҗрибә уртаклашулары, милли проблемаларны уртага салып сөйләшүләре сөенечле күренеш. Әлеге тәҗрибә уртаклашуларның алга таба элемтәләр ныгытуда безгә дә зур ярдәме тияр дип уйлыйбыз. Бу көнне без кунакларыбызга Теләче сәнәгать мәйданчыгын, Олы Мәтәскә авыл җирлегендә уңышлы эш башлаган фермер хуҗалыкларын, Теләче авылында урнашкан чабышкы атлар үрчетүче "Гыйниятуллин" крестьян-фермер хуҗалыгын, агач материаллары белән эшләүче "Зиннәтуллин", "Стальные профили" шәхси предприятиеләрен һәм «Туган авыл» ял итү комплексын күрсәтәчәкбез. Моннан тыш, кунакларга районыбыз үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән зур концерт та тәкъдим ителәчәк.
- Алга таба бу юнәлешнең үсешен ничек күзаллыйсыз?
- Бу уңайдан районда актив эш алып барыла. Максатыбыз - район халкын эшле-ашлы итү, авылларыбызның бөтенлеген саклау. Әлеге бурычны тормышка ашыру буенча без 2012 елда районда комплекслы эш башлап җибәрдек. "Лизинг-грант", "Үз эшен башлап җибәрүче фермер", "Гаилә фермасы", 40/60 микрозаймнары кебек дәүләт программалары безнең эштә зур ярдәм. Мәсәлән, 2015 елда районыбыз эшмәкәрләре, әлеге программаларда катнашып, дәүләттән 30 миллион сум субсидия алуга ирештеләр. Моннан тыш, без эшмәкәрләргә консультацион-мәгълү-мати ярдәм күрсәтәбез, бизнес-проектларны яклаганда, ярдәм кулы сузабыз.
- Болары федераль программа нигезендә ярдәм алу ысуллары. Безнең үз программабыз да бар бит әле.
- Муниципаль дәрәҗә-дәге программаны тормышка ашырганыбыз өчен, узган ел без Стратегик башлангычлар агентлыгының Рәхмәт хатына ия булдык. Әлеге агентлык ил буйлап пилот проектларының иң яхшыларын өйрәнеп, аерым стандартлар булдырып, аны башка төбәкләрдәге муниципалитетларга тәкъдим итә. Әлегедәй бурычны аларга РФ Президенты Владимир Путин куйды. Мәсәлән, 2012 елда булдырылган Теләче сәнәгать мәйданчыгы 2015 елда төрдәш мәйданчыкларга үрнәк итеп күрсәтелде.
- Теләче сәнәгать мәйданчыгының эшчән-леге белән дә таныштырып китсәгез иде.
- Ялан кырда төзелгән әлеге мәйданчык 35 гектар җир били. Җитештерү мәйданнары 7 мең квадрат метрны тәшкил итә. Бүген биредә 8 резидент эшли. Алар тарафыннан 100 төрле продукция җитештерелә. Бүген булачак резидентлар белән 19 килешү төзелгән, 203 эш урыны булдырылган. 2018 елда Теләче сәнәгать мәйданчыгында 30 югары технологияле җитештерү участогы һәм 600 эш урыны булдыру бурычы куела. Бу вакытка бирегә кертелгән инвестицияләр күләмен өч миллиард сумга җиткерү күздә тотыла. Сәнәгать мәйданчыгы өстәмә кунакханә төзү, җәмәгать туклануы урыннары һәм сәүдә нокталары булдыру ихтыяҗын тудырды.
- Районда җитештерел-гән тулаем продуктның 43% ын авыл хуҗалыгы продукциясе тәшкил итә.
- 2015 ел - районыбыз аграрийлары өчен начар ел булмады. Алар тарафыннан барлыгы 1,4 миллиард сумлык продукция җитештерелде. Бу күрсәткеч 2014 елга караганда 13%ка артыграк. Эшмәкәрлек - татарның канында, ул аның яшәү рәвеше. Бу крестьян-фермер, шәхси хуҗалыкларның артуында да ачык күренә. 42 крестьян-фермер хуҗа-лыгының 11е сөтчелек юнәлешендә эшли. 2011 елдан 2016 елга кадәр райондагы мөгезле эре терлекнең саны 575кә, сыерларныкы 241 башка арткан. 2015 елда фермерлар тарафыннан 1693 тонна сөт җитештерелгән. Ул районда җитештерелгән тулаем сөтнең 7%ын тәшкил итә. Шулай ук районда җиләк-җимеш үстерү, яшелчәчелек, балыкчылык, кошчылык, туризм кебек юнәлешләрне үз итүче эшмәкәрләребез дә бар. Дөрес, аларның күбесе үз эшләрен башлый гына әле. Шулай булса да, без аларга зур өмет баглыйбыз. Шулай ук 2015 елның апрель аенда Үзәк бистәсендә "Максат" исемен йөртүче агросәнәгать паркы төзелү дә сөенечле вакыйга булды. 9 гектар мәйданга ия паркның 300 тонна яшелчә сыйдырышлы складында капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Моңа өстәп, 200 тонна сыйдырышлы бәрәңге саклау склады да төзеләчәк. Алга таба биредә терлек сую, ит ризыклары әзерләү пункты булдыру да күздә тотыла.
Әңгәмәдәш - Фәнил Нигъмәтҗанов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: