Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләче районы Айдар авылында Кабак бәйрәменең 5 еллык юбилее узды

Һәрбер авылның үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Безнең Айдар авылы мәдәният йортында да матур гадәтләрнең берсе - кабак бәйрәме үткәрелә. 3 октябрь көнне зур бәйрәм чарасы - "Кабак" бәйрәме быел үзенең кечкенә генә юбилеен - 5 еллыгын билгеләп үтте! Әйе, "Кабак бәйрәме"н уздыра башлаганга 5 ел үтеп тә киткән... Авыл...

Биш ел дәверендә "Иң зур кабак" үстерүчеләр табылды, "Иң үзенчәлекле кабак" ияләренә дә тап булдык, җыр- шигырь иҗат итүчеләр белән дә таныштык. Әйе, һәрбер йортта диярлек әлеге төр яшелчәне күпләп үстерәләр.

Ә иң мөһиме һәрбер хуҗалык әкрен генә:- "Минем Кабак быелгы бәйрәмдә беренче урын алырмы икән? Үзенчәлеклеләр арасында минеке аерылып тормасмы икән?"- дигән хыяллар белән янып яши. Бу әлбәттә, табигый хәл- адәм баласы шундый матур хыяллар белән янып-көеп яшәргә тиеш!

Түгәрәк дата уңаеннан быелгы бәйрәм тагын да зурдан кубып, тулыланып, программага үзенчәлекләр өстәлеп үткәрелде. Ә бәйрәмнең күңелле, оешкан төстә узуы тамашачыларның актив катнашуыннан тора.

Авылыбызның иң оста кабак үстерүчеләре бакчаларында үскән бу хәзинәне мәдәният йортына алып килеп, аларның зурлыгы, матурлыгы белән көч сынаша. Кабак бәйрәмендә без "Иң зур кабак", "Иң үзенчәлекле кабак" үстерүчене, "Кабак турында җыр яки шигырь" чыгаручыны, "Иң матур кабак" рәсеме, "Иң матур композиция» ясаучыны", "Иң тәмле ризык пешерүчене"не һәм "Иң кызыклы фотосурәт"не билгеләдек.

Бәйгебезнең беренче номинациясе буенча "Иң зур кабак" үстерүче булып 1урын: Габдулхакова Гөлсинә-34, 4 кг. Кабагы белән танылды;

"Иң үзенчәлекле кабак" үстерүче булып- Гөмәрова Рузилә апа быелда беренчелекне бирмәде;

"Кабак турында җыр яки шигырь"номинациясендә Раушания Насыйбуллинаның чыгышы беренче урынга лаек дип табылды;

"Иң матур кабак рәсеме"н быел да Айсылу Файзыханова ясады;

"Иң матур композиция" буенча беренчелекне Айдар авыл "Ромашка" балалар бакчасы коллективы һәм аерым композиция ясаучылар арасында ел саен иң үзенчәлекле композицияләр ясаучы Люция Тухватуллинага тиңнәр табылмады. Балалар арасыннан бу бәйгедә 1 урынга Динә Шайхетдинова лаек булды.

"Иң тәмле ризык пешерүче" дип - Хазиева Руфия апаны билгеләделәр;

"Иң кызыклы фотосурәт"- китапханәче инициативасы белән, Әдәбият елы уңаеннан "Кабак + китап = кызыклы фото" дип исемләнгән өр-яңа конкурс булып кереп китте һәм ул тамашачы күңеленә хуш килеп, катнашучыларны үзенә җәлеп итте. Шулар арасыннан иң матур фотосурәт дип - Фәттахова Илзирәнеке сайланды, ә иң нәни катнашучы Сәйдә Фасхиевага да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Авылыбызның күңелле бәйрәменә әверелгән әлеге чараны Айдар авылы халкы түземсезлек белән көтеп ала һәм теләп катнашачакларын белдереп барлык конкурс-номинацияләрдә үз көчләрен сыныйлар. Авылдашларыбыз яшьләр көче белән куелган концерт - тамашаны да яратып карады, яшь башкаручыларны көчле алкышларга күмде. 2015 нче елда октябрьнең бу кичне, Айдар авылы халкы өчен онытылмас хатирә буларак истә калачак.

Айдар авылы мәдәният йорты директоры Резеда Фаляхова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев