Теләче Информ

Теләче районы буенча печән һәм сенаж әзерләү эше ничек бара?

16 июнь көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда 4270 гектарда күпьеллыклар урылган. Шуның 1720 гектары печән, 1920 гектары сенаж өчен чабылган. Әлеге мәйданнардан барлыгы 1070 тонна печән, 7950 тонна сенаж әзерләнгән. Быел тупланырга өлгергән яфрак азыкның күләме 24 тонна. Әйе, авыл кешесе өчен бүгеннән...

16 июнь көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда 4270 гектарда күпьеллыклар урылган. Шуның 1720 гектары печән, 1920 гектары сенаж өчен чабылган. Әлеге мәйданнардан барлыгы 1070 тонна печән, 7950 тонна сенаж әзерләнгән. Быел тупланырга өлгергән яфрак азыкның күләме 24 тонна.

Әйе, авыл кешесе өчен бүгеннән кара көзгә кадәр тынгысыз көннәр башланды. Шуңа да хәзер авыл хуҗалыгы тармагында, Сабантуй бәйрәме тәэсирләреннән арынып, җиң сызганып эшкә тотынырга вакыт.

Реклама

Терлек азыгы әзерләүгә килгәндә, кайбер хуҗалыкларда эш темпы канәгатьләнерлек түгел. Мәсәлән, "Сөт иле - Теләче" агрофирмасы бүлекчәләре әзерләгән сенажның күләме нибары 310 тонна гына. Бу күрсәткеч җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәтендә 2000 тоннадан артып китте инде. Алар 15 июнь көнне 500 тонна сенаж, 180 тонна печән әзерләделәр. Алай гына да түгел, бу ширкәт уңганнары бу көнгә 200 тонна яхшы сыйфатлы печән дә әзерләп өлгергәннәр иде. Бу бер шартлы терлеккә 4,5 центнер азык берәмлеге дигән сүз. Менә бу темп!

Терлек азыгы әзерләүдә җаваплылыгы чикләнгән "Таң" хуҗалыгында да җитештерүчән эшлиләр. Бу көнне алар траншеяга 1000 тонна сенаж салып өлгергәннәр иде. Шулай ук "Сөт иле-Теләче" агрофирмасының Муса Җәлил исемендәге бүлекчәсендә дә зур тырышлык куялар. Кызганыч, калган бүлекчәләрдә һәм җаваплылыгы чикләнгән "Тукаш" ширкәтендә мондый активлык күзәтелми. Эшләр болай барса, үләннәрнең беренче катын җыеп алу тоткарланачак. Ә икенче катыннан мул уңыш алу хыялда гына калырга мөмкин. Көннәр кызу һәм явымсыз торганда үләннәрне чабуны, гомумән, терлек азыгы әзерләү эшен бермә-бер арттырасы бар. Шулай ук хуҗалыкларда терлек азыгының кыйммәтле төре - яфрак азык һәм дару үләннәре җыю темпын да кичекмәстән арттыру зарур. Ни кызганыч, бу эшкә кайберәүләр тотынмады да әле. Шулай ук хуҗалыклар, терлек азыгы әзерләү белән беррәттән, игеннәрне тәрбияләү эшен дә онытмыйлар. Мәсәлән, 16 июньгә район буенча 20900 гектар мәйдандагы игеннәр чүп үләннәренә (планга карата үтәлеш (91%), 9100 гектарда корткыч бөҗәкләргә (үтәлеш 76%), 3100 гектарда авыруларга (үтәлеш 66%) каршы эшкәртелгән. Яфрактан тукландырылган мәйданнарның күләме 16300 гектар (үтәлеш 75%), эшкәртелгән пар җирләре 3800 гектар. Кырларын билчән басып китүне, көзге бодай, арпа, язгы бодай культураларының күгәрек авыруына бирешүен май суыкларына һәм бүгенге кызулыкка сылтарга тырышучылар да бар. Бу фәкать вакытында һәм тиешенчә башкарылып бетермәгән эшләрнең нәтиҗәсе.

Фәнил Нигъмәтҗанов.
Фотода: Җаваплылыгы чикләнгән "Таң" ширкәте механизаторы Әмир Әскаровның урган үлән теземнәре тигезлеге һәм пөхтәлеге белән аерылып тора. Үлән массасының куелыгы да сөбханалла
Автор фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: