Теләче Информ

Теләче районы мәктәпләре директорлары Үзәк урта мәктәбенә җыелып киңәшләштеләр

28 гыйнвар көнне Үзәк урта мәктәбе базасында районыбызның педагогик җитәкчелеге өчен үткәрелгән гыйнвар конференциясендә белемнең сыйфатын яхшырту мәсьәләсе төп бурыч итеп куелды. Моның җитди сәбәбе дә бар: узган елдагы белем бирү сыйфаты, аеруча БДИ бирү нәтиҗәләре буенча район мәгарифе "кызыл зона"га керде. Дөрес, БДИ бирү белән мавыгып, тәрбия, хезмәт-кә өйрәтү...

28 гыйнвар көнне Үзәк урта мәктәбе базасында районыбызның педагогик җитәкчелеге өчен үткәрелгән гыйнвар конференциясендә белемнең сыйфатын яхшырту мәсьәләсе төп бурыч итеп куелды. Моның җитди сәбәбе дә бар: узган елдагы белем бирү сыйфаты, аеруча БДИ бирү нәтиҗәләре буенча район мәгарифе "кызыл зона"га керде.

Дөрес, БДИ бирү белән мавыгып, тәрбия, хезмәт-кә өйрәтү мәсьәләләрен дә онытырга ярамый. Без балаларны имтиханга гына түгел, тормышка да әзерләргә бурычлы. Аларның сәламәт, милләтпәрвәр, уңышлы кеше булыуы да мөһим. Бу уңайдан районыбыз мәктәпләре начар гамәлләр кылмаган укучылары белән дә горурлана ала. Әлбәттә, моңа сөенергә генә кирәк. Район мәгариф бүлеге мөдире Наталья Карпова белдергәнчә, бу тынычланыр өчен сәбәп түгел. Укучыларыбызның белем дәрәҗәсе зур тырышлык куеп башкарган хезмәтләребезне аклап җиткерми. Укытуның сыйфатын район мәгариф бүлеге тарафыннан төзелгән рейтингтан күрергә мөмкин. Үз эченә бихисап критерийларны алган рейтингка техник иҗат, тәртип, электрон ресурсларны куллану, 4 сыйныфта укучы балаларга мониторинг тикшеренүе үткәрү кебек юнәлешләр белән беррәттән, укытучылар өчен үткәрелгән диагностик тест нәтиҗәләре дә кертелгән. Әлеге критерийлар узган ел азагында үткәрелгән мәктәп директорлары Советында билгеләнсә, быелның 26 гыйнварында шушы ук Совет утырышында рейтинг нәтиҗәләре расланган. Рейтинг нәтиҗәләре буенча югары балларны Югары Кибәхуҗа, Олы Мәтәскә, Олы Нырсы һәм Иске Җөри урта мәктәпләре җыйган.

Үзәк урта мәктәбендә үткәрелгән конференциядә мәктәп директорлары өчен үткәрелгән "Түгәрәк өстәл"дә мәктәпләребезнең юл картасы тәкъдим ителеп, чыгарылыш сыйныф укучыларының индивидуаль мөмкинлекләре, БДИ бирүгә әзерлек уңаеннан педагогик коллективларның эшчәнлекләренә тирән анализ ясалды. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов катнашында узган әлеге тәҗел очрашуның азагында өлкән сыйныф укучыларын БДИ бирүгә әзерләү нисбәтеннән резолюция кабул ителде. Моннан тыш, конферен-циядә кече сыйныфларда укытучылар - Рамил Заһидуллин, Лилия Мортазина, Илсөяр Заһидуллина һәм Ләйлә Касыймова һәм Ильмира Петрова тарафыннан ачык дәресләр һәм түгәрәкләр күрсәтелде. Аларның күбесе конференциядә катнашучылар тарафыннан югары бәя алды. Ә мәктәп директорлары урынбасарлары өчен үткәрелгән семинар-практикумда үтемле итеп ТР мәгарифне үстерү Институты профессоры Габделхак Габдуллин чыгыш ясады.

Әлеге конференция чираттагы формализм чарасы гына булып калмыйча, район мәгарифен бер йодрыкка, бер максатка туплаучы, аны үстерә һәм алга җибәрә торган локоматив булсын иде.

Фәнил Нигъмәтҗанов

Фотода: Үзәк урта мәктәбенең кул эшләре түгәрәгендә укучылар бик теләп шөгелләнә
Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: