Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләче районы прокуратурасы турында

2016 елның 12 гыйнварында Россия прокуратурасы 294 еллыгын билгеләп үтә. 1772 елның 12 гыйнварында Петр 1 "Яңа дәүләт органы - прокуратура төзү турында"гы Указга кул куя. Шул вакыттан бирле прокуратура ижтимагый һәм сәяси тормыштагы үзгәрешләрне ил белән бергә кичереп килә.Тарихи үсеш юлында прокуратураның структурасы һәм функцияләре күптөрле үзгәрешләр кичерсә дә,...

2016 елның 12 гыйнварында Россия прокуратурасы 294 еллыгын билгеләп үтә. 1772 елның 12 гыйнварында Петр 1 "Яңа дәүләт органы - прокуратура төзү турында"гы Указга кул куя. Шул вакыттан бирле прокуратура ижтимагый һәм сәяси тормыштагы үзгәрешләрне ил белән бергә кичереп килә.Тарихи үсеш юлында прокуратураның структурасы һәм функцияләре күптөрле үзгәрешләр кичерсә дә, Петр 1 куйган бурычлар бүген дә үзенең актуальлеген һәм әһәмиятен югалтмый.

Теләче районы прокуратурасы РФ Генераль прокуроры приказы нигезендә 1992 елда оеша. Яңадан торгызылган Теләче районы прокуроры итеп юстиция киңәшчесе Ф.И. Галиев билгеләнә. Биредә ул 1994 елга кадәр җитәкчелек итә. 1994-1995 елларда әлеге вазыйфаны И.Я. Сафиуллин башкара. Соңрак бу вазифада 1995 елдан 2004 елга кадәр Р.М. Һадиуллин, 2004 елдан 2014 елга кадәр Ф.Р. Хәйруллин эшли.

Үзенең һөнәри бәйрәм көннәрендә район прокуратурасы 2015 елдагы эшенә нәтиҗәләр ясый һәм алга яңа бурычлар билгели.Хәзер район прокуратурасына юстиция өлкән киңәшчесе Рим Фәргать улы Сөнгатуллин җитәкчелек итә. Рамил Рифкать улы Зиннәтуллин-прокурор урынбасары, Илнур Яхъя улы Мөхәммәтҗанов - прокурор ярдәмчесе вазифасында. Канцелярия эшләрен Рәхимә Рәис кызы Сафина алып бара.

Узган елда да прокуратура җинаятьчелек белән көрәштә районның хокук саклау органнары эшен координацияләүгә аерым игътибар бирде, социаль сферадагы, коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү - эшчәнлекнең төп юнәлешләренең берсе булды.

Законнарны үтәү, кеше һәм гражданнарның хокукларны һәм иреген яклау өлкәсендә район прокуратурасы тарафыннан 712 закон бозу очрагы ачыкланды. Прокурор протесты буенча 77 законсыз акт юкка чыгарылды, судка гражданнарның хокукларын, дәүләт һәм җәмгыятьнең мәнфәгатьләрен яклап, 281 дәгъва гаризасы җибәрелде, закон бозуларны бетерү буенча 190 гариза (представление) кертелде, прокурор карары белән 199 зат дисциплинар, 33 зат административ җаваплылыкка тартылды, 4 җинаять эше кузгатылды.

Районда хезмәт хакын түләү буенча законнарның үтәлеше аерым борчу тудыра. 2015 елда прокуратура тикшергәннән соң 12 млн. сум хезмәт хакы түләнде. Шуңа да карамастан, бу өлкәдә хәл тотрыксыз булып кала бирә, һәм прокуратура һәр хезмәткәрнең вакытында хезмәт хакы алуын тәэмин итүне бурыч итеп куя.

Шулай ук прокуратура алдында гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан законнарны саклауны тәэмин итү юнәлешендә зур бурычлар тора. Район прокуратурасы коллективы гамәлдәге законнар белән үзенә йөкләнгән әлеге бурычларны тайпылышсыз үтәргә әзер.

Прокуратура хезмәткәрләре көне уңаеннан район прокуратурасы коллективын һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм, ныклы сәламәтлек, законнарны үтәү, законлылыкны ныгыту эшендә уңышлар һәм иминлек телим.

Рим Сөнгатуллин,

район прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев