Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләче районында алдан тавыш бирү оешкан төстә уза

Билгеле булганча, быелның көзендә Россия Дәүләт Думасына сайлаулар узачак. "Бердәм Россия" партиясе исә бүген, 22 май көнне, үз кандидатларын алдан тавыш бирү юлы белән билгеләде. Шунысы мөһим: анда теләгән һәркем катнаша ала. Алдан тавыш бирүнең бердәм көнендә илебез халкы белән беррәттән, теләчелеләр дә үзләренең күңеленә хуш килгән кандидатларга тавыш бирде....

Билгеле булганча, быелның көзендә Россия Дәүләт Думасына сайлаулар узачак.

"Бердәм Россия" партиясе исә бүген, 22 май көнне, үз кандидатларын алдан тавыш бирү юлы белән билгеләде. Шунысы мөһим: анда теләгән һәркем катнаша ала.

Алдан тавыш бирүнең бердәм көнендә илебез халкы белән беррәттән, теләчелеләр дә үзләренең күңеленә хуш килгән кандидатларга тавыш бирде. Шул рәвешле, алар үзләре сайлаган кандидатларга тавыш биреп, илдә-көндә яшәү шартларын яхшырту белән бәйле өмет-ышанычларын белдерделәр.

Тавыш бирү бик оешкан һәм тыныч шартларда узды. Үзем Тавыш биргән Теләче авылында урнашан 16.31.555 нче номерлы хисап участогында сайлаучылар хәтта чират торып тавыш бирде.

Кайсы гына сайлаучыдан сорама, аларның һәркайсы: "Ил җитәкчелегенең максаты, беренче чиратта, халык тормышын яхшырту булырга тиеш. Бу бурычны тормышка ашыру өчен икътсадның көчле, көндәшлеккә сәләтле булуы кирәк. Илебезнең киләчәге өчен, аның язмышын билгели һәм хәл итә торган кешеләр өчен тавыш бирәбез", - дип җаваплады.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев