Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләче районында комбайннарның уракка әзерме-юкмы икәнен тикшерделәр

2016 ел урагына әзерлекне тикшерү максатыннан, 13 июль көнне мәртәбәле комиссия җирле белгечләр белән берлектә, районыбыз хуҗалыкларында булып, урып-җыюда катнашачак комбайннарны һәм башка кирәкле техникаларны, амбар хуҗалыкларының әзерлеген күздән кичерде һәм бәя бирде. Ун-унбиш көннән соң төшәсе уракка комбайннар, башка төр техника һәм амбар хуҗалыгы бүгеннән әзер булырга тиеш. Шулай...

2016 ел урагына әзерлекне тикшерү максатыннан, 13 июль көнне мәртәбәле комиссия җирле белгечләр белән берлектә, районыбыз хуҗалыкларында булып, урып-җыюда катнашачак комбайннарны һәм башка кирәкле техникаларны, амбар хуҗалыкларының әзерлеген күздән кичерде һәм бәя бирде.

Ун-унбиш көннән соң төшәсе уракка комбайннар, башка төр техника һәм амбар хуҗалыгы бүгеннән әзер булырга тиеш. Шулай булмаса, уракта оттырачагыбыз көн кебек ачык.

Тикшерү барышында аграр министрлык вәкиле Илнар Габбасов зур таләпчәнлек күрсәтте. Халыкчан итеп әйтсәк, комбайннарның деталь-узелларын энәсеннән җебенә кадәр тикшереп кенә калмыйча, хезмәткә түләү, кызыксындыру чаралары һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре белән кызыксынды. Ул хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашып, комбайнчыларга дәрес тә бирде, әзерлек сызыгына куелган комбайннарны ашлык суктырып карап кабул итте.

Азактан хуҗалык-ларның эшчәнлегенә бәя бирелде. 100 балл мөмкинлектән 98 балл җыеп, җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте игенчеләре беренче урынны яулады. Икенче урынга 97 балл белән җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәте механизаторлары чыкты. Өченче урынны 96 шар баллга ия булган җаваплылыклары чикләнгән "Таң" белән "Тукаш" ширкәтләре комбайнчылары бүлеште.

Комиссия әгъзасы Илнар Габбасов әйтүенчә, тулаем районда уракка әзерлек начар түгел. Шулай булса да, тынычланырга ярамый. Булган җитешсезлекләрне бетерергә вакыт бар әле. Җаваплылыгы чикләнгән "Теләче Агро" ширкәте механизаторларыннан алдагы ун-унбиш көндә аеруча зур активлык сорала. Төзекләндерү эшләрен бүген үк бетерү шарт. Август аеның ничек киләсен бүген берәү дә әйтә алмый. Июльгә охшап, явымлы килсә, механизаторларыбызга өстәмә авырлыклар күп булачак.
- Теләче районы үз-үзенә ышанып эшли торган район. Читтән ярдәм көтеп ятмый. Быелгы уракта да оешканлык күрсәтер, булган игеннәрне түкми-чәчми җыеп алыр. Һәр ситуациягә, һава шартларына алдан әзерлек күрү зарур, - дип, зур ышаныч белдерде Илнар Габбасов.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев