Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләче районында сайлаулар - Кече Кибәхуҗада 15.30 сәгатькә 91% сайлаучы тавыш биргән

Бу минутларда Су саклау зоналары елы буларак Тюлячка елгасы ярында төзелгән паркта Парк һәм скверлар көне уңаеннан бәйрәм чарасы бара. РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлап өлгергән райондашларыбызның берише туры бәйрәмгә килде. Биредә аларны районыбыз үзешчәннәре чыгышы, спорт уеннары, чәй һәм китап күргәзмәләре каршы алды. Шулай биредә балалар өчен рәсем конкурслары...

Бу минутларда Су саклау зоналары елы буларак Тюлячка елгасы ярында төзелгән паркта Парк һәм скверлар көне уңаеннан бәйрәм чарасы бара. РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлап өлгергән райондашларыбызның берише туры бәйрәмгә килде. Биредә аларны районыбыз үзешчәннәре чыгышы, спорт уеннары, чәй һәм китап күргәзмәләре каршы алды. Шулай биредә балалар өчен рәсем конкурслары һәм викториналары үткәреләчәк. ТР Рәссамнар берлегеннән килгән рәссамнар алар өчен мастер-класслар үткәрәчәк, теләге булганнарга портретларын, шаржларын ясап бирәчәкләр.

Алдагы сәгатьләрдә Шәтке сайлау участогына муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов озатуында ТР Транспорт юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин килде. Ул сайлаучылар белән генә очрашып калмыйча, теркәү талонын үзе белән алып килү сәбәпле, биредә тавыш та бирде.Соңыннан алар республика һәм федераль программалар нигезендә Шәтке авылында социаль объектларда алып барылган төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре белән таныштылар. Шунысы игътибарга лаек, биредә 13 сәгать 30 минутка биредә сайлаучыларның 85%ы тавыш биреп өлгергән иде инде. Сайлауларга карата үз фикерен белдереп, Ленар Сафин түбәндәгеләрне җиткерде:

- Бүген республикада социаль яктан зур әһәмияткә ия утыздан артык программа эшли. Торк төзелеше актив алып барыла, мәгариф, спорт һәм мәдәни объектлар торгызыла, фельдшер-акушерлык пунктлары ачыла, юллар салына, эшкуарларга, фермер хуҗалыкларына ярдәм буларак комплекслы чаралар күрелә. Авылда яшәүчеләр дә бу үзгәрешләрне хуплый, программалар һәм проектларны гамәлгә ашыруда иҗтимгый үсешкә йогынты ясау омтылышы белән шәхсән катнашырга теләүчеләрнең саны арта, бу исә - соңгы елларда ирешелгән уңай эш нәтиҗәләренең берсе.Республиканың көчле икътисады - ул эшче урыннар, югары хезмәт хаклары, инфраструктура. Төбәктәге дистәләгән социаль проектлар да шуның бәрабәренә тормышка ашырыла.

Алдан әйтеп үткәнебезчә, районда биш участокта сайлаулар электрон форматта бара. Мәсәлән, шуларның берсендә - Кече Кибәхуҗа сайлау участогында без дә булдык. Монда 15 сәгать 30 минутта сайлаучыларның 91% ы сайлауларда катнашып өлгергән иде инде. Биредә сайлауларның барышы белән ТР Дәүләт Советы депутаты Разыя Садыйкова да танышты, сайлаучыларның, салау комиссиясе әгъзаларының фикерләрен тыңлады.

Бу көнне Теләче районы сайлау учатокларында җәмгысы 115 күзәтүче эшли. Шуларның 28е - "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партясе вәкилләре, 3 се - кандидат Иршат Минкин тарфдарлары, 28е - "Россия коммунистлары" партиясенеке, 28 е - ЛДПРныкы, 28 е "Гадел Россия" партиясенеке. Теләче авылында урнашкан сайлау участокларында (exit pjils) вәкилләре сайлап чыккач, сайлаучыларның кемгә тавыш бирүләре турында сораштыру алып баралар. Кемне сайлаганыңны ачыктан-ачык мәҗбүри түгел, әйткән очракта да, беркем, бернинди дәгъва белән килмәячәк. Чөнки сораштыру аноним.

Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев