Теләче Информ

Теләче районыннан барып Саба аграр көллиятендә укучыларның яшәү һәм уку шартлары белән танышу. Журналист тикшерүе

Ут күршеләребез - Саба аграр көллияте күп еллар дәвамында эшче кадрлар әзерләү белән шөгыльләнә. Көллият бухгалтер-икътисадчы, пешекче, эретеп ябыштыручы, техник-механик белгечлеге буенча белем бирә. Шунысы игътибарга лаек, әлеге уку йортында безнең районнан да 49 егет-кыз белем ала. Аларның уку, яшәү тәртибе, гомумән, көллият тормышы белән танышу өчен мин әлеге уку...

Ут күршеләребез - Саба аграр көллияте күп еллар дәвамында эшче кадрлар әзерләү белән шөгыльләнә. Көллият бухгалтер-икътисадчы, пешекче, эретеп ябыштыручы, техник-механик белгечлеге буенча белем бирә. Шунысы игътибарга лаек, әлеге уку йортында безнең районнан да 49 егет-кыз белем ала. Аларның уку, яшәү тәртибе, гомумән, көллият тормышы белән танышу өчен мин әлеге уку йортына юл алдым.

Көллияттә мине ишек төбендә кизү торучы студентлар һәм директор урынбасары Илнар Мөхәммәдияров каршы алды. Соңрак алар минем үтенеч буенча көллият буйлап экскурсия үткәрде. Биредә студентлар имитатор машина-трактор һәм комбайн ярдәмендә техника төзелешен, һәр машина деталенең нинди функция башкаруын өйрәнә.
Көллияттә заман белән атлаучы шәхесләр тәрбияләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган. Без экскурсия ясап йөргән арада, Лесхоз Боз сараенда студентлар белән бергә үткәргән күнегүләрен тәмамлап, көллият директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов та кайтып җитте.

- Биредә көнебезнең бер генә минуты да бушка узмый. Һәр көн иртән укучылар белән йөгерергә чыгабыз, йога белән шөгыльләнәбез. Болар бар да үзебезне рухи яктан да физик яктан да ныгыту өчен башкарыла. Иртәнге линейкада һәр группа, һәм укучы үзенең җырлы, биюле чыгышын тәкъим итә. Бу киләчәктә студентларыбыз зур аудиториядә үзләрен иркен тотсын өчен шулай эшләнә. Шулай ук элек популяр булган тимурчылык эшен дә онытмыйбыз. Һәр студентыбыз туган авылындагы караучысыз калган, өлкән яшьтәге кешегә шефлык итә, - дип сөйләде ул үзләренең укыту-тәрбия бирү методикалары турында.

Чыннан да, көллияттә тәрбия мәсьәләсенә, аеруча спортка, сәнгатькә зур игътибар бирелә. Көллиятнең районкүләм һәм төрдәш көллиятләр арасында үткәрелгән ярышларда гел алдынгы урыннарны яулавын дивардагы Кубоклар, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары раслый. Биредә аеруча спортның хоккей, татарча көрәш, футбол, волейбол, баскетбол, өстәл теннисы кебек төрләре зур үсеш алган.

Бүген көллияттә 335 студент белем ала. Студентларга төпле белем һәм яхшы тәрбия бирүдә укытучылар коллективы зур тырышлык куя.
Көллияткә районыбыздан барып укучыларга килсәк, алар турында йөз кызартырлык фикерләр әйтмәделәр. Җитәкче аеруча Олы Мәтәскә авыл җирлегеннән килеп укучыларны мактап телгә алды, аларның укуда гына түгел, иҗтимагый тормышта да актив булуларын әйтте.

Көллияттә һәр һөнәрнең бөтен нечкәлекләренә өйрәтүче тәҗрибәле педагоглар эшли. Мәсәлән, бухгалтер-икътисадчы белгечлеге гади хисаплауга гына нигезләнеп калмый. Беренче чиратта, алар, алдан күзаллап, һәр эшнең отышлы якларын таба белергә тиешләр. Студентлар, теориядән тыш, гаилә бюджетын өйрәнеп, өйдәге матди әйләнешне җайлау, чыгымнарсыз яшәүне бүгеннән үк үз мисалларында кулланалар. Шуның белән бергә, үзенең шәхси эшен ачу буенча бизнес план төзеп, бу эшнең нечкәлекләренә, алга таба үзләрен матди яктан тәэмин итәргә өйрәнәләр. Көллиятнең укыту программасының практика өлешенә зур урын бирелгән. Шул максаттан көллият авыл хуҗалыгы оешмалары белән бердәм эшчәнлек алып бара. Студентлар әлеге оешмаларда эшләп, тәҗрибә туплыйлар. Язгы кыр эшләрендә бик тә актив катнашып, тиешле хезмәт хакын ала. Биредә студентлар уку программаларын тәмамлаганда, "С" категорияле машина йөртү таныклыгына да ия булалар.

Ил белән эшчеләргә кытлык кичергәндә, көллиятнең тыныч кына белемле һәм тәрбияле эшчеләр әзерләп ятуы фәкать мактауга гына лаек. Чөнки бүген юньле балта остасы, эретеп ябыштыручы, пешекче, төзүче калмады. Кем әйтмешли, барысы да хәзер юрист, бухгалтер, икътисадчы. Эшләргә генә кеше юк. Шулай булмаса, зурдан кубып, ил күләмендә һәм республикада (аның республика этабы бу көннәрдә Казанда уза) эшче һөнәрләренә мәхәббәт уяту, эшче һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү, яшьләрне һөнәри белем йортларына тарту максатыннан "Worldskills" дип исемләнгән чемпионатлар үткәреп ятмаслар иде. Көллият соңгы ун-унбиш елда барлыкка килгән әнә шул ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен зур тырышлык куя.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Фотода: Өстәмә рәвештә эретеп ябыштыручы һөнәрен дә үзләштерүче 2 курс егетләре Игорь Макаров белән Павел Тарасов эретеп ябыштыру лабораториясендә. Егетләр икесе дә техник-механиклыкка укый.
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: