Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләче районының беренче башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Илдус Фатыйховичны юбилее белән тәбрикләү сүзләре

Хөрмәтле Илдус Фатихович! Бу дөньяда кем бәхетле? дип сорасалар, минем җавабым бер булыр иде. Кем үз туган телендә туганнары, якташлары, дуслары белән аралашып, газиз ата-бабасы җирен сөреп, туган ягының киләчәге белән яши - иң бәхетле кеше шул, дип беләм мин. Шуннан да зур бәхет юклыгын еллар узгач, чәчләргә чал кергәч...

Хөрмәтле Илдус Фатихович! Бу дөньяда кем бәхетле? дип сорасалар, минем җавабым бер булыр иде. Кем үз туган телендә туганнары, якташлары, дуслары белән аралашып, газиз ата-бабасы җирен сөреп, туган ягының киләчәге белән яши - иң бәхетле кеше шул, дип беләм мин.

Шуннан да зур бәхет юклыгын еллар узгач, чәчләргә чал кергәч кенә аңлыйбыз шул...

Илдус Фатихович, без Сезнең белән икебез дә бик бәхетле кешеләр. Кечкенәдән туган җиребездә тәгәрәшеп уйнап үстек, буй җиттек, акыл тупладык. Иркен болыннарда үзебез чапкан хуш исле печәннәргә ятып, төпсез зәңгәр күккә карап, ниләр генә уйлап ятмадык та, ниләр турында гына хыялланмадык икән. Безнең дә газиз туган ягыбызның - Теләчебезнең барлыгын күрсәтәсе, аның хезмәт сөючән халкын зурлап, бөтен татар иленә танытасыбыз, данга күмәсебез килә иде.

Хыяллануыбыз чынга ашты, теләкләребез кабул булды. Теләче яңадан район булып яши башлады. Авырлыклар белән булса да, без туган районыбызны аякка бастырдык, республикабыздагы башка районнар белән бер дәрәҗәдә итеп танытуга ирештек.

Хәзер генә җиңел әйтергә. Район оешты, эшне алып барырга кирәк. Район бар да кебек, юк та кебек иде. Ни генә булмасын, Сезнең кебек эшчән дә, горур да, шул ук вакытта кыю да егетләр белән миңа эшләве рәхәт иде. Район оешканда "Максабаш" колхозы председателе булып эшләгән, зур эшләрнең башлангычында миңа ныклы терәк булган чын Теләче егете Сез, Илдус Фатихович.

Тора-бара Сез минем белән бергә, иңне иңгә куеп, районны аякка бастыру эшенә алындыгыз - уң кулым булдыгыз. Ул елларда район дигән авыр йөкле арбаны, былчыраклы авыл юлыннан тигез асфальт юлга, тәүге үсеш юлына тартып чыгаруга ирештек без. Теләче көннән-көн үсә бирде, алга юнәлеш алды.

Язмыш кушуымы, җитәкчелек димме, мине икенче эшкә дәште. Эшлисе эшләр, чынга ашмаган хыяллар бик күп иде әле... Ләкин күңелем ни өчендер тыныч иде. Чөнки, яшь булуыгызга да карамастан, минем ышанычлы фикердәшем, сәләтле якташым, җитәкче булып өлгергән алмашчым - Сез бар идегез.

Район башлыгы булып эшләү җиңелләрдән түгел. Татарстанда Теләче районы барлыгын дәлилләү өчен, аның дәрәҗәсен күтәрү өстендә бик күп эшләр эшләдегез, сынатмадыгыз. Аның бүгенге көндә республикабызда танылу тапкан, зур уңышларга ирешкән, көчле район булып өлгереп җитүенә ирештегез. Безнең, бөтен Теләче халкының һәм республика җитәкчелегенең ышанычын акладыгыз. Русчалап әйткәндә: "Ученик превзошел учителя".

Теләче бүген чәчәк ата. Һәр Теләче кешесе бүген үзенең туган районы белән мактана ала. Мин дә Сезнең белән бергә - минем Теләчем, минем районым, дип яшим һәм горурланам.

Илдус Фатихович, Сезне олы бәйрәмегез - 50 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйм. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телим.

50 яшь ул нибары 50 кыш, 50 җәй һәм 50 яз гына. Йөзләрегездә нур уйнап торганда, Сезнең өчен ул гомерегезнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Йөрәгегездәге көрәшче рухы сүнмәсен, сүрелмәсен.

Олугъ ихтирам белән Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Галиуллович Кәлимуллин.

Февраль, 2017 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев