Теләче Информ

Теләче Сабантуена тирәнтен журналист күзәтүе

Сабантуйлар хәзер торган саен камилләшә барса да, барыбер үзенең миллилеген, борынгылыгын, ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне югалтмый әле. Күңелләр киң, кәеф шәп, дөнья түгәрәк. Бакчаларга утырткан бәрәңге тишелеп, басуларда ямь-яшел иген каерылып үскән бәхетле бер мәлдә Сабантуе дигән бәйрәм ел буена җитәрлек көч-куәт һәм дәрт-дәрман биргән безнең татарга. Чыннан да, Теләчебездәге Сабантуйлар...

Сабантуйлар хәзер торган саен камилләшә барса да, барыбер үзенең миллилеген, борынгылыгын, ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне югалтмый әле. Күңелләр киң, кәеф шәп, дөнья түгәрәк. Бакчаларга утырткан бәрәңге тишелеп, басуларда ямь-яшел иген каерылып үскән бәхетле бер мәлдә Сабантуе дигән бәйрәм ел буена җитәрлек көч-куәт һәм дәрт-дәрман биргән безнең татарга.

Чыннан да, Теләчебездәге Сабантуйлар күрше районнардагыга караганда миллирәк тә, җанлырак та үтә. Мәйдан уртасында түбәтәйле егетләр, татарча киемле, калфаклы биюче кызлар дисеңме, кыңгырауларын шалтыратып халык арасыннан мәйдан тирәли әйләнүче җигүле атлар дисеңме... Һәммәсе дә үз, күңелгә якын. Милли дә, аһәңле дә! Татарның моңын саклаучы тальян, гармун тавышларын без хәзер нәкъ менә Сабантуйларында гына ишетәбез бугай. Алан, Айдар, Шәтке, Олы Мишә, Максабаш, Олы Мәтәскә авылларыннан килгән җигүле, бизәлгән атларны күргәч, халык ихластан елмайды, быелгы Сабантуйга исән-имин килеп җитә алганына, шушы җир кешесе булганына куанды. Әнә шул хозурлыкны күрергә Сабантуй бәйрәменә бик күп кунаклар кайтты Теләчебезгә. Кыр һәм урак батырларына, алдынгы механизаторларга, терлекчеләргә мәдхия җырлаучы, еракларда яшәүче авылдаш белән авылдашны, туган белән туганны, сыйныфташны очраштыручы бәйрәм тантанасын үзенең хәер-фатихасы белән районыбыз мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев башлап җибәрде. Аннары сүз Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зариповка бирелде. Ул райондашларыбызны, кайткан кунакларны милли бәйрәмебез белән ихлас котлап, түбәндәгеләрне ирештерде:

- Сабантуй ул бәхет эзләп читләргә киткәннәрне, бергә укыган сыйныфташларны, авылдашларны, райондашларны кавыштыручы бәйрәм. Халык бер-берсе белән Яңа ел бәйрәмендә, туган көндә түгел, нәкъ менә Сабантуйда очраша. Чөнки биредә халык, тырышып эшләгәннән соң, рәхәтләнеп ял итә. Сабантуй милләтебез горурлыгы. Ул халкыбызың бай рухи мирасының аерылгысыз өлеше, бу бәйрәмдә җыр-бию, кәсепчелек, милли аш-суның гармоник төстә берләшүе ачык чагыла. Быелгы Сабантуйларның бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлануы аның миллилеген, табигыйлыгын тагын да арттыра төшә, күңелләргә икеләтә-өчләтә бәйрәм рухы өсти. Чөнки Тукайның шигырьләре барлык халыкларга да якын.

Районыбызга башкалабыздан килгән кунакларның иң мәртәбәлесе ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм "Барс-Медиа" Инновацион үзәгенең директорлар Советы рәисе Камил Гәрәевләр булгандыр. Ленар Ринат улы республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм ТР Дәүләт Советының тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Тантанада кыр батырлары, алдынгы терлекчеләр тәбрикләнде.

Авыл хуҗалыгы эшләрендә һәр минут, һәр сәгатьне үлчәүгә салып эшләүче хуҗалык җитәкчеләре дә, белгечләр дә читтә калмады. Район халкы алдында тәбрикләнде алар. Җаваплылыгы чикләнгән "Агролак" ширкәте механизаторы Илсур Минләхмәт улы Гыйләҗевка "Татарстан Республикасының атказанган механизаторы" дигән мактаулы исем бирелде. Җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте савымчысы Равилә Фәһим кызы Галиәхмәтовага Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәте белдерелде. Шулай ук мәйданга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Теләче муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләр, үз хуҗалыкларында иң алдынгы урыннарны яулаган чәчү батырлары, сиптерү җайланмалары парадында җиңүче механизаторлар, алдынгы комбайнчылар, шоферлар, иген игү, кышлату чоры буенча алдынгылыкка чыккан хуҗалык, ферма коллективлары җитәкчеләре, алдынгы крестьян-фермер хуҗалыкларының җитәкчеләре дә мәйдан уртасына чакырылдылар һәм бүләкләнделәр. Моннан тыш, район, республика һәм илкүләм олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, сәнгать бәйгеләрендә, спорт ярышларында җиңү яулаган укучылар һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәт сүзләренең иң олысы җиткерелде. Афәрин!

Кыр батырлары - җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте механизаторлары Зөфәр Шәйхетдиов белән Илсур Галиуллин, җаваплылыгы чикләнгән "Таң" ширкәте савымчысы Фәния Саттарова һәм узган елгы Сабантуй батыры Раил Нургалиев бәйрәм флагын күтәргәч, чын Сабантуй башланды.

Әйе, Сабантуй ул очраштыручы да, кавыштыручы да, җәйнең үзе кебек җылы да бәйрәм. Якташыбыз, республикабызның атказанган артисты Рәсим Низамов башкаруындагы "Теләчем" җыры астында, зәп-зәңгәр аяз күктә бәйрәм салютын хәтерләтеп, мәйдан уртасыннан күгәрченнәр күтәрелде. Алар тирә-якларга бәйрәм рухы өстәргә очтылар. Менә шулардан уеннар башланып китте дә инде. Җаның, күңелең ни тели, шул бар иде мәйданда. Берәүләр төп сәхнәдә башкалабызның яшь җырчылары, "Сәйдәш" бию төркеме, Чуваш халык фольклор ансабмле чыгышларын тамаша кылды. Икенчеләр, колга башына менгәннәрне, капчык сугышындагыларны күзәтте. Соңгылары арасында муниципаль район башлыгы Илдус Зариповны да күрергә мөмкин иде. Хөрмәтле кунагыбыз Нурия Миннәхмәт кызы исә ялындырып тормады, күзен бәйләгән хәлдә, мәйдандагы ир-егетләрне көнләштереп һәм сокландырып, агачка кадак какты. Камил Мәүлет улы муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән ярыша-ярыша утын кистеләр.

Реклама

Ә халыкның күпчелек өлеше көрәш мәйданында һәм ат чабышында булгандыр. Нинди күңелле мизгелләр бит! Әнә, мәйдан тутырып, тузаннар чыгарып чабышкы атлар килә. Алар өчен читтә көч биреп торучы халык борчыла. Кемне кем уза, кем беренче килер дип сүз көрәштерәләр. Ә алардан да битәр, атлар үзләре дулкынлана. Беренче килгәннәрнең күзләреннән шатлыклы, бераз артта калганнарның күзләреннән сагышлы яшьләрне дә күрергә мөмкин иде. Әйдә, әйдә, молодец, булдырасың, дип куәтли халык җайдакларны. Менә финишка бер-бер артлы чабышкылар килә. Әнә, "Гыйниятуллин" крестьян-фермер хуҗалыгыннан "Пагон" кушаматлы аты белән Олег Александров, аның артыннан шушы ук хуҗалыктан "Диплом" кушаматлы ат белән Фирзәр Гыйниятуллин килә... Чиста токымлы гарәп атлары арасында "Морбера" кушаматлы ат белән Фирзәр Гыйниятуллин беренчелеккә чыга. "Пифа" кушаматлы ат белән җаваплылыгы чикләнгән "Таң" ширкәтеннән Марат Вафин икенче, җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтеннән Леонид Мосунов "Метберика" белән өченче килә! Ур-ра! Ул да булмады, җилдереп кенә юртаклар килеп җитте. Искәндәр Хәмидуллин "Финка" кушаматлы юртагы белән, дүрт атны артта калдырып, алга чыкты.

"Барс-Медиа" Инновацион үзәге канаты астында чыгыш ясаучы Айгөл Рәхимова, Алинә Давыдова, "Айфара" төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин кебек җырчыларның чыгышын аеруча яшьләр яратып тамаша кылды. Икенче сәхнәдә лотерея уены оештырылды.

Иң зур отыш - скутерның Ильяс Мөбәрәкшинга чыкканын хәбәр итәбез.

Шулай ук район Сабантуенда «Милли кием» бәйгесендә җиңүчеләрне дә тәбрикләделәр. Алар - Леснойдан Гөлия Вохмина, Күкчәдән Эльмира Гайнуллина белән Минниса Вафиналар.

Гомернең гамьсез, мәшәкатьсез, иң күңелле рәхәт чагы, мөгаен, бала чакта, үсмер вакытта була торгандыр. Бәйрәмнең бизәге дә бит балалар! Аларны кайгыртып, балалар мәйданчыгы да эшләнгән иде болында. Бала-чага, әби-бабай, әти-әни сәүдә рәтләрендә йөреп кинәнде. Сабантуе, Сабантуе, Изге бәйрәм илемдә. Ак сөлгеләр уйнап тора Көрәшчеләр билендә. Сабантуй мәйданында җыр агыла.

Ә мәйдан уртасында авыллардан, күрше районнардан килгән иң көчле, куәтле, нык беләкле ир-егетләр көч сынаша. Алар 65,75,85, 95, 110 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында һәм 110 килограммнан югары үлчәүдә бил алыштылар. Динар Кәримуллин, Рәнис Галимуллин, Илдар Гыйниятуллин, Илдар Мараков, Раил Нургалиев, Рамил Корбановлар үзләре көрәшкән үлчәү авырлыкларында җиңүче булдылар. Раил Нургалиев быел да Теләче Сабантуеның абсолют батыры булып танылды.

Сабантуй күңелләргә ял, сихәт, эшкә дәрт-дәрман өстәүче илаһи зур бәйрәм. Быелгы Сабантуйлары да узып китте. Шунысы куанычлы: иминлектә, тынычлыкта узды бәйрәм. Һава торышы да бит, теләчелеләргә ягымлырак булды, берничә тапкыр кыска вакытлы, җылы яңгыр явып үтсә дә, җылысын башка көннәргә караганда мулрак сипте кояш.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ. Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: