Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләче урта мәктәбендә узган Белем Бәйрәменнән ФОТОЛАР

1 сентябрь - Белем көнендә, илебез, республика һәм районыбыз мәктәпләрендә тәүге дәрескә чакырып кыңгырау чыңлады. Теләче урта мәктәбендә дә бәйрәм тантанасы узды. Мәктәп директоры Раил Нәҗипов укучыларны, килгән кунакларны, укытучыларны Белем көне белән тәбрик итеп, уку алдынгыларына истәлекле бүләк тапшырды. Чарада катнашкан районыбыз җитәкчеләре дә укучыларга укуларында уңышлар теләде. Бу...

1 сентябрь - Белем көнендә, илебез, республика һәм районыбыз мәктәпләрендә тәүге дәрескә чакырып кыңгырау чыңлады.

Теләче урта мәктәбендә дә бәйрәм тантанасы узды. Мәктәп директоры Раил Нәҗипов укучыларны, килгән кунакларны, укытучыларны Белем көне белән тәбрик итеп, уку алдынгыларына истәлекле бүләк тапшырды.

Чарада катнашкан районыбыз җитәкчеләре дә укучыларга укуларында уңышлар теләде. Бу көнне җәйге каникул вакытында хуҗалыкларда эшләгән укучылар да билгеләнеп узды. Аларга оешма җитәкчеләре акчалата бүләк тапшырды. Белем бәйрәме концерт номерлары белән үрелеп барды.

Быел Теләче урта мәктәбенә 1 сыйныфка 68 бала керә. 11 сыйныфны 33, 9 сыйныфны 36 укучы тәмамлаячак.

Эльмира Әхмәтҗанова
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев