Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләчедә чираттагы алдынгы комбайнчыга сертификат һәм Рәхмәт хаты тапшырдылар

Районыбызда тулы куәткә урып-җыю эшләре бара. Һава торышы да "фатиха"сын бирә. Басу-кырларда техника гөрелтесе ишетелә, һавада иген, тузан исе бөркелә. Уракта югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләгән комбайнчыларга һәр өч көн саен сертификатлар, Рәхмәт хатлары бирелә. Аларның чираттагыларын 30 июль көнне ТР муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән берлектә ТР Авыл хуҗалыгы...

Районыбызда тулы куәткә урып-җыю эшләре бара. Һава торышы да "фатиха"сын бирә. Басу-кырларда техника гөрелтесе ишетелә, һавада иген, тузан исе бөркелә.

Уракта югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләгән комбайнчыларга һәр өч көн саен сертификатлар, Рәхмәт хатлары бирелә. Аларның чираттагыларын 30 июль көнне ТР муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән берлектә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов тапшырды. Бу көнне сертификатка игеннәрне суктыруда эшләүче җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәте комбайнчысы Рөстәм Нәбиуллин да лаек булды.

Соңыннан әлеге делегация Казаклар авылында урнашкан "Габдрәхимов" крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышты.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X